Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
карыйсы бар әле.

      – Яңарттылар инде аны, – диде Зөлхиҗә.

      – Кемнәр?

      – Идрис белән Хаммат.

      – Мине көтмәгәннәр икән.

      – Көтәргә – чишмәне язын ләм басты. Ә колонкалардан уңмадык – суы каты, тәмсез.

      Муса:

      – Әнә торбасын өйгә үк керттем, – дип, кече өй ягына ымлады, – Табак-савыт юарга, үзең юынырга ярагач та яхшы. Тамаша! Мин үзем чишмә суыннан башканы эчмим.

      – Нужасы төшми, шуңа эчмисең, – диде Сөнгатулла, улының һаваланыбрак сөйләшүен абайлый башлап. – Нужа төшсә, ат тоягы эзенә җыелган суны да ятып эчәсең аны, – дип өстәде ул коры гына.

      Муса тәлинкәсен авыштырып, соңгы кашык ашны авызына күтәргән иде – кире куйды.

      – Чә! – диде ул. – Нәрсә инде син… тик торганда.

      Сөнгатулла киндер тастымал белән маңгаендагы тирне сөртеп алды.

      – Шулайрак бугай шул, – диде ул, тамагын кырып. – Ярар, шул гәүдәң белән үпкәләп утырма әле. Алай да атаң белән киңәшсәң ни була?

      – Нәрсәне әйтәсең?

      – Әйдә, чыгып сөйләшәбез.

      – Чәйне эчеп бетерим инде, – диде Муса һәм «моның нинди кыланышы инде бу?» дигән шикелле елмаеп, бер Мәрзыяга, бер анасына карап алды.

      – Ярый, мин чыга торам, алайса.

      – Тамагыңа тагын бераз капкала әле, әз ашадың түгелме? – диде аңа Зөлхиҗә.

      – Туйдым, карчык. Ни бит… бөркү.

      – Чәй эч.

      – Булды дим инде.

      – Тагын бер генә чынаяк. Варенье белән. Җиләген үзем җыйдым.

      – Ярый, мин чыгыйм әле, – диде ул, беркемгә дә карамыйча һәм яңа идәннең ныклыгын чамалаган шикелле сак, сыгылмалы басып, яшел йомшак чүәктән килеш кенә ишегалдына чыгып китте.

      Ишегалды иркен, зур. Ләкин аның бер генә почмагында да ул үзенә таныш күләгә, чөй яисә кадак, гомер буена аяк астында буталып йөрсә дә, ташларга башка да килмәгән тимер кисәге (мәсәлән, күгәреп беткән борынгы бизмән, егерме кадаклы герблы гер, ватык домкрат) күрмәде. Монда барысы да чит иде. Аның ишегалдын ташлап чыгып китәсе, үз өенә кайтып керәсе һәм шунда берәр эш эшлисе килде. Ә болай ул үз-үзенә тагын бүтән кеше булып тоелды. Шулкадәр дә бүтән һәм чит, хәтта әнә шул кешенең дә үз өенә кайтасы, таныш балтасын кулга аласы яисә үз сыеры яткан абзарны чистартасы килүен Сөнгатулла бөтен җаны белән тойган шикелле булды. Аның да батальоннан берьялгызы гына исән калган ялгыз сугышчы кебек үләсе килә идедер. Аны да Сөнгатулланы соңгы упкынга китереп терәгән авыру биләгән, ул да инде сәламәтләндерә алмый торган, файдасыз дарулар эчәдер. Ташка басса, аның да сөяк кенә калган табан асты авыртадыр, учына тигәнәк угы гына тисә дә, каны чыгадыр. Ул да дөньяда көлеп-елмаеп яшәргә телидер. Әмма ишегалдының кыл уртасына баскан килеш аның да тавышсыз, күз яшьләрсез елыйсы килеп киткәндер. Аңа да тәрәзә пәрдәсе аша ал чәчәкле кына гөлләре артыннан хатыны яшертен генә карап тора микән? Һәм, шулай булса, ул моңа, әлбәттә, кимсенәдер. Ул да, Сөнгатулла кебек, кызгануга дучар булган икән, нигә аннан дөнья хәлләрен, тормыштагы авырлык- ларны яшерергә? Менә шушы өйне генә ал. Шундый-шундый хәл, йорт-җир, бөтен хуҗалык