Сез инде бу нинди каршылык диярсез, үзегез егетнең килүен, сөйләшүен, тәкъдим ясавын көттегез, ә хәзер әнә ни сөйлисез, дип гаҗәпләнерсез. Бөтен бәхетсезлек тә шунда шул: көттем, тыңладым, ә ишеткәч… ишеткәч, аңлыйсызмы, йөрәгемдә аңа карата чын мәхәббәт хисенең туа алмавын белдем. Менә шуннан башланды бөтен газапларым, бөтен шикләрем…
Ә газапларым нидән соң?
Мин аның белән мавыктым, мин аңа сокланып карый башладым. Ул – мактаулы егет. Аның хакында сөйләнгән сүзләр минем күңелемә кереп утырдылар. Ул – төскә-башка да чибәр генә кеше, һәрбер кыз аның белән янәшә булуны үзе өчен бәхеттән санаячак… Минем йөрәгемдә аңа карата зур хиснең кечкенә чаткысы бар кебек иде һәм якыная, белә төшкәч, көчәеп, ялкынланып китәргә тиеш кебек иде… Әмма мин гаеплемени соң – көчәймәде ул чаткы, ялкынланып китә алмады. Хәтта бөтенләй сүнде шикелле… Һәм бу минем өчен зур газап иде.
Нәрсә сүндерде – моның чын сәбәбен мин шул чакта гына аңлый алмадым. Дөрес, аның үз-үзенә артык ышанган, тәкәббер, коры кеше булуы мине гел этәреп, куркытып тора иде, ләкин бу әле чын сәбәп булырга тиеш түгел. Шулай ук аның мине әсир итәрлек, эретерлек итеп сөйли белмәвеннән дә күреп булмый иде моны… Юк, чын сәбәп каядыр тирәндә ята иде.
Ә шикләрем?.. Шикләрем исә, бәлкем, мин ялгыша торганмындыр, дип уйланудан килә иде. Әлеге шул чаткының тәмам сүнүенә ышанасым килми, вакытлы гынадыр бу, дип үземне юатырга тырышам. Алай гына да түгел, мин аның яңадан кабынуын тели идем, киләчәгем хакына, әти-әнием хакына ихлас күңелдән тели идем.
Шуңадыр инде мин аның турында бертуктаусыз уйлана идем. Йөргәндә дә, аудиториядә утырганда да, ашаган-эчкәндә дә ул минем хыялымнан чыкмый иде. Ә кышкы озын төннәрдә сәгатьләр буена керфек какмыйча уйланып ята торган идем. Үземчә аны аңларга тырышам, гел яхшы яклары турында гына уйларга тырышам, тыштан гына ул шулайдыр, ә эчтән әйбәт, җылы, йомшак кешедер дип үземне ышандырырга тырышам… Ул бит миңа, яратуымны эштә күрсәтермен, диде, без бәхетле булырбыз, диде. Шулай әйтүен исемә төшерәм дә сөенеп куям. Нигә, дим, ул бит аңлы, акыллы кеше, мине матур итеп ярата белмәсмени, дим, мине чынлап та бәхетле итә алмасмыни, дим. Бик, бик ышанасым килә иде шуңа…
Кыскасы, ничек тә әлеге чаткыны йөрәгемдә кабындырып, көйрәтеп җибәрергә тырышам… Әгәр кабына калса, гүя миннән дә бәхетле кеше дөньяда булмаячак!
Ләкин… ләкин күпме генә үземне көчләсәм дә, көйләсәм дә, тоймый идем мин аның кабынуын, тоймый идем. Чаткы урынына, йөрәгем төбендә эреми яткан боз кисәген тоя идем… Белсәгез, шулкадәр авыр, шулкадәр авыр иде миңа!.. Нишлим соң, нишлим дип, өзгәләнеп, ачы яшьләр белән мендәремә капланган чакларым аз булмады минем…
Сезне бу сөйләгәннәрем гаҗәпләндермәсен – ул бит башта ук минем аңыма миңа өйләнергә тиешле кеше булып кереп утырды. Нидән бу?.. Өйләнү яки кияүгә чыгу яшьләрнең үзләренә генә кагылган никадәр үтә шәхси эш булмасын, әмма моны хәл иткәндә әти-әнинең йогынтысы искиткеч зур була икән. Бигрәк тә бу кыз бала өчен шулай. Тик сез моны ирексезләү дип аңлый күрмәгез. Ирексезләү юк