Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар. Әхәт Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Әхәт Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03161-5
Скачать книгу
яшәр икән?

      Бөтенесе.

      Мунча яратучы Бака

      Яшәгән, ди, бер Бака. Ул Бака мунча керергә бик ярата икән. Мунча керергә шулхәтле ярата, ди, инде менә, мунчадан бер дә чыкмыйча, ләүкә астында гына торырга ияләшеп киткән.

      Шуннан соң бу Бака мунча бакасына әйләнгән. Хәзер ул, беркая да чыкмыйча, гел мунчада гына тора, ди.

      Каклаган каз

      Яшәгән, ди, бер Чыпчык. Аның бәләкәй генә, чеметем генә, бер генә чукырлык булса да каклаган каз ашыйсы килгән. Ә каклаган каз шундый тәмле бит ул – бармагыңны да ялап туймастай.

      Ишегалдында да, су буенда да ап-ак, көрән-ак, бүз-ак казлар күптин-күп икән күплеккә.

      Чыпчык:

      – Менә болар тәмле каклангандыр! – дигән дә, казларның сыртларына кунып, чукып-чукып караган. Ул аларны каклаган каз дип белгән, янәмәсе. Какланмыйча, көне буена кояшта йөриләр ич!

      Әлеге Чыпчык бу казларны туйдырып бетергән. Казлар аның үзен куып та караганнар, ә Чыпчык һаман килә дә килә икән. Аптырагач, ата каз Чыпчыкның бармагын тешләп алган. Чыпчыкның бармагы авырткан да, ул аны шундук авызына капкан.

      Чыпчык, менә шулай итеп, үз бармагын ялаган, ди.

      Ничек адашмаганнар?

      Яшәгән, ди, ике күрше Йорт. Болар зу-у-ур булганнар, ди. Эчләре тулы фатир, фатир тулы тәрәзә, тәрәзә саен ут янып тора, ди.

      Төн җитеп, утлар сүнгәч, әтиләр, әниләр, бәбиләр, әбиләр, бабайлар, абыйлар, энеләр, апалар, сеңелләр, мәчеләр, этләр, телевизорлар, балыклар, кошлар, курчаклар, әкиятләр йоклап беткәч, бу ике Йорт бер-берсенә кунакка йөрешәләр икән. Икәүләшеп әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр, җырлыйлар, ди.

      Ә караңгыда алар ничек адашмыйлар икән?

      Караңгыдан курыкмаганга күрә.

      Хыялый Муйнак

      Яшәгән, ди, бер эт. Аның исеме Муйнак булган. Менә шул Муйнак бервакытны үз хуҗасына кып-кызыл кикрикле, аллы-гөлле койрыклы, аяклары бик гайрәтле әтәч алып кайткан.

      Хуҗасы Муйнакны:

      – Аһ, җүнсезләрнең җүнсезе! Бу әтәчне каян табып алдың? Бар, моны алган урыныңа илтеп куй. Сорамыйча алу караклык була. Караклык өчен җәзалыйлар. Менә мин дә сине сөяк бирмичә җәзалармын! – дип әрләгән.

      – Юк, хуҗам, бу минем үз әтәчем. Мин аны сиңа бүләк итәм.

      Шуннан Муйнак үз хуҗасына әлеге әтәчне каян алганын сөйләп биргән.

      Мин Муйнакның хуҗасына кунакка килгән идем, ни сөйләгәнен үзем дә ишетеп тордым.

      Муйнак, әтәчне кочаклаган килеш, болай дигән:

      – Минем сөягем бар иде. Мин шуны кимерергә утырдым. Сөяк кимерә-кимерә агарып бетте, бер тамчы ите калмады. Тик мин барыбер кимерүемнән туктамадым. Ә сөяк кимергәндә мин уйланырга яратам. Уйланган чагымда миңа әллә нинди хыяллар килә. Ә минем хыялларым бик-бик матур. Әйбәт булсын дип теләсәм, алар чынга аша да куя.

      Менә бүген дә шулай булды. И кимерәм теге сөякне, и кимерәм. Кимергән саен кимерәсем, ашыйсым килү көчәйгәннән-көчәя бара. Аһ, мәйтәм, менә бу сөяккә әзрәк ит кунган булсын иде. Ит кунгач, ул минем хуҗам ашаган әтәч ботына әйләнер иде. Әтәч сыңар ботлы түгел бит. Әх, мәйтәм, шул бот янына тагын берсе булса икән! Ул чагында ике канат та килеп ялганыр иде. Ике