Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рифа Рахман
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03196-7
Скачать книгу
чыгара да куя…

      Сәлигулла, үзен ни акыллы, ни башлы санаса да, мең уеннан җиңеп чыкса да, язмыш белән бил алышта һәрчак биреште. Әнә бит Хөршидәне дә баеннан аерылыр, үз баласы булгач, ике төрле янына өченчеләрен дә алып кайтмас дип фаразлаган иде, ялгышкан булып чыкты. Каенбабасы Гыйззәтулла Миңлекәй байдан туган малаен алып калганнан соң, инде болары чын-чынлап үзебезнеке генә була, яңадан аерыласым юк дигәндәй, көмәнгә узган һәр баласын таба торгач, Хөршидә дә алты үги янына яңадан биш җан иясен өстәде. Берләре үсә, китә торды, икенчеләре туа торды дигәндәй.

      Әле дә мич башы тулы бала булса да, хатынның бу арада гаме аларда түгел, үзе кебек ач үлем белән тартышкан нарасыенда. Кул арбасыннан ник бер ым, кыштырдаган тавыш ишетелсен…

      Хөршидә инде ничәнче тәүлек йокылы-саташулы ята. Шул көннәр, төннәр эчендә бөтен узганын күздән кичергәндәй булды ул. Яшьлеген, абыстайда укып йөргәннәрен исенә төшерде, су буендагы уенлыкларда Ярулла белән очрашканнарын уйлады. Вәгъдә алышу көннәрен, шул вәгъдәнең чуар тавык астыннан җыеп бирелгән йомыркаларын, чигүле тәмәке янчыкларын, өрфия яулыкларны исенә төшерде. Аннан соңгы озакка аерылышуларны, көтүләрне, кабат очрашуларны, ераклардан алып кайткан хуш исле сабыннарны хәтерендә яңартып, күңелен ничә мәртәбә йомшартты, күз төпләрен ничәнче кат яшьләде. Хөршидә боларның берсен дә Сәлигуллага сиздерергә тырышмады, йокларга ятса да, саташып серне чишмәсәм иде дип, догасын укып битен сыпырды, уйга батканда, күзләремне күреп аптырамасын дип, аңа аркасын куярга күнекте.

      Хөршидә җиңел тормышлы йортта үсмәде, алай да үзенең дә, туганнарының да өсләре бөтен, тамаклары тук, торырга өйләре җитеш иде. Көзләрен ул башка кызлар белән уракка йөрде, язын сабанга чыкты, җәйләрен печәнгә төште. Ирләрдән ким эшләмәсәләр дә, әтиләре өйдә егетләр юклыктан һаман уфтана, җае чыкканда, гел шуны колакларына салырга тырыша иде.

      Хөршидәгә авылда күз төшерүче егетләр күп булса да, ул араларыннан хәлфә малае Лотфулланы үз итте. Киеме дә, сөйләшүе дә башкаларныкына охшамаган иде егетнең. Чибәрлеге, укымышлылыгы белән аерылып торган Лотфулла да эшкә уңган Хөршидәне бер күрүдә яратты. Ике арада хатлар да йөреп, уенлыкларда, эшләрдә очраштыргалый да торгач, алышу-барышу турында сүзләр дә сөйләнде, вәгъдәләр дә бирешелде. Лотфулла тагын бер көз-кышны мәдрәсәдә ятасы да кайтып башлы-күзле буласы иде…

      Яшьти кызлары белән көзге ындыр эшләренә бай ындырына чакыртылган Хөршидәнең язмышы бөтенләй уйламаган юлдан тәгәрәде дә китте. Иптәшләренең – келәттә мәш килгән, ә Хөршидәнең лапаста җир себереп йөргән чагы иде. Лапасның бакча ягындагы ишеге ачылып китте дә, аннан бай абзыйсы кайтып керде.

      Хөршидәнең байны икенче мәртәбә генә күрүе иде әле. Язын сабанга төшкәндә ашлык тутырырга дип килгән кызның уңганлыгына таң калып карап торган иде ул. Хөршидә ул чагында моны сизде, әмма колак очларына кадәр янып чыкса да сынатмаска салышты. Инде менә… әллә лапас эшен аңа юри калдырганнар иде?.. Бай, ишек янында тукталып карап