Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гаяз Исхаки
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1954
isbn: 978-5-298-04299-7
Скачать книгу
итик кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңа китап чыкканчы туктыйлар иде. Һәр нә исә, язучылар һаман язалар иде, китаплар чыга иде, безнең абзыйлар шулай галаваны күрә алмаенча торалар иде.

      Әхлак җәһәтеннән Казан халкы тагы артка калдылар. Бик күп кешеләр, әхлак төзәтү өчен дип, төрле дини юлларга керсәләр дә, әхлак көннән-көн бетүдә иде. Моның да сәбәбе «һәр начарлык намаз укыгач бетә, ишаннар – оҗмах юлын күрсәтүчеләр» мәсьәләләренә бик каты ышанып, ишанга кергән кеше никадәр начарлыклар кылсалар да, кыямәт көнендә котыладыр ышануы урынлаштыгыннан, һәр кеше оҗмах юлын үзем беләм дигән кебек, теләсә ни кылуыннан иде. Һәм дә халыкта һөнәр булмаганга, байлар эшсезлектән начарлыкка салышалар иде. Фәкыйрьләре, шундый кеше арасына төшеп, үзләрен үзләре белмәенчә, начарлыкта изеләләр иде. Печән базары хатын-кыздан вак-төяк нәрсә эшләтеп кәсеп иткәнгә, кәләпүш, калфак алганга, шул кәсепкә төшкән бер хатынны ирекле-ирексез фахеш юлына тарталар иде. Болар шәһәр хатыннарының йөз дә егерме бишенче бүлеге булганга, шәһәр халкы арасында фахеш, ниһаять, дәрәҗәгә йиткән иде. Моннан йөз ел элек ирләре эчмәгән бер милләтнең хатыннары да эчә башлаган иде. Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы берлән байыйлар иде.

      Шул елларда сала халкы арасында артык яңа бер эш булмаса да, аларда да инкыйраз галәмәтләре көннән-көн күбәя иде. Йирләре кысылганнан һәм дә авыл хуҗалыгы гыйлемен белмәүдән, тамакларын туйдырыр өчен, ирләре шәһәрләргә төрлесе төрле кара кәсепкә тарала башлаганнар иде. Хатын-кызлары, Казанга вә башка шәһәргә китеп, асрау булып тора башласалар да, бара-тора аларның да күбесе фахеш юлына китәләр иде.

      Оренбург, Троиски, Орски, Ханкирмән (Әстерхан) мөселманнарының хәлләре бу гасырда күп алда иде. Оренбург, Троиски, Орскилар казакъ берлән эш иткәнгә, алар берлән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар берлән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга, биренмәенчәрәк баралар иде. Ләкин алай булса да Оренбург, Троиски, Орски халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәккый иткән иде. Бу шәһәр халыклары беркатлырак булсалар да, боларда да Казан бүләге – фахеш бик тәрәккый итүдә иде. Сәүдә җәһәте тагы артка калды. Чөнки сатуларымызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр берлән генә булганга, үземез Ауропа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган талчук киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез бик аз үтә башлады. Файдамыз никадәр кимесә, расхутымыз шулкадәр артканга, көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез банкротлык күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең дә өстенә хатыннары исеме язылган иде. Бер йортта – Әхмәтҗанова, икенче йортта – Мөхәммәтҗанова, өченчесендә Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде. Хәтта шул турыда Ауропадан килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә: