Габдулла юрган астыннан аның ияге йөрешен күзәтеп ятты-ятты да оеп йоклап китте. Төшендә ул Әптелбәрне күрде. Әптелбәр, аның күзләренә текәлеп караган хәлдә: «Син беләсеңме, минем әни үлде бит! – ди, аннан, яңадан шуны ук кабатлап – Үлде бит минем әни!» – ди, тагын һәм тагын кабатлый, үзе еламый, тик аның тавышы Габдулланың колагында әллә ничек әрнүле яңгырый…
Габдулла нык кына көрсенеп уянып китте.
Газизә апа аның янына килеп җитте.
– Чү, чү, улым, бисмиллаңны укы тизрәк, сул ягыңа төкер, – диде ул.
Вәли абзый да, борчылып, урыныннан торды.
– Әллә авырый башладымы бала? – дип, ул Габдулла янына килде һәм аның башын тотып карады.
Газизә апа ирен битәрләп алды:
– Үзең, үзең!.. Тәрбиясен үз җилкәңә күтәреп алып кайткансың икән, борчыла белергә кирәк… Синең көн-төн базар, көн-төн талчок… Бала белән рәтләп сөйләшкәнең дә юк… Кайчаннан бирле, читек тегеп бирәм, дип вәгъдәлисең… Ятимнең күңеле сынык… Без тапмый аның күңелен, Нигъмәтҗан белән Әсма кереп тапсынмыни?..
– Шул инде, кире беткере, эш дип күзебез чыга безнең, – диде Вәли абзый, гаепле генә чигәсен кашып… – Әйбер дә бар… тегеп бирим әле, Алла боерса! Яшел савырлы итеп… Кунычына менә шундый колаклар каеп… Табанына, примир әйтик, нәстәяшши болгар олтаны салып… биек үкчә куеп, мин сиңәйтим… әфисәрләр итеге шикелле «гөрс, гөрс!» итеп торсын… Әйе… ыммыммм…
Габдулланың сөйләшәсе килеп китте. Ул, Вәли абзыйдан нәрсәдер сорарга теләп, авызын да ачты, әмма шулвакыт ишек шакыдылар…
Вәли абзыйга, чыгып, ишек ачарга туры килде.
5
– Утыгызны күреп кердек, Вәли абзый. Мәшәкатьләп йөрибез… – диде, ишектән керә-керә, Сәхип солдат. – Мин үзем генә түгел, кунагым белән, әйдә, Григорий Иваныч! Безнең бистәдә бердәнбер башмачных дел мастер Вәли абзый Хөснетдинов менә шушы инде…
Габдулла, юрганын кайтарып, Сәхип белән кергән кешегә әйләнеп карады… Шул үзе… теге чиркәү суккан көнне Сәхип абзый белән кайткан кара күзлекле, ак картузлы… Ни сөйли ул? Көндез керергә вакыты юк… Итегенең артын тегеп аласы… Көз кереп килә… Көзен бу тирә баткакка әйләнә бит… кирәк… Вәли абзыйның эше тыгыз булса, ул үзе дә булдыра… тик аның коралы-мазары юк… Ничек болай, татарча һәйбәт сөйлиме? Иске бистәдә татар урамында туып, татар балалары белән уйнап үскән… Атасы хәлле кеше түгел, улын көч-хәл белән генә укыткан…
Үзе бик кызык. Сиңа әйтә торган сүзен башка кешегә карап, тегеңә әйтә торган сүзне сиңа карап сөйли.
Биш минут та узмады, ул инде верстак янында итеген төзәтеп утыра иде. Сүз шәһәр хәлләренә күчте. Григорий Иванович байларны мактарга тотынды:
– Сабитовларга тегәсез икән… бик шәп кеше… әйләндерә белә эшне… Иске фирма, солидный фирма… Лондонда, Парижда выставкаларда катнашкан… Алтын, көмеш медальләре генә әллә нихәтле… Татар сәүдәсе заграницага чыга башлады бит хәзер. Оренбурның Хөсәен бай Истанбулга гына унсигез мең пот куй мае чыгарды үткән ел… Быел Германия белән Франциягә