Әй тырыш һәм чыдам бабаларыбыз!.. Сез әле күптән түгел генә бу илдә гомер сөрә идегез. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр торгызып, мәдрәсәләрнең тормышларын тәэмин итә идегез. Мәхәлләләр – мәчетләр белән, олы шәһәрләрдәге, мәшһүр авыллардагы мәдрәсәләр чалмалы шәкертләр белән тулы буладыр иде. Һәр ел йөзләрчә имамнар җитешеп торадыр иде. Сәүдәгәрләрегез, Төркестан һәм Фирганәләр, Сәмәрканд һәм Бохаралардан үтеп, Әфганстан һәм Һиндстанга, Багдад һәм Кашгарларга тоташтан йөреп торадыр иде.
Бу көндә бу хәлләргә ни булды?.. Үзегез кайларга киттегез?..
Кереш сүз[1]
Укучыга тәкъдим ителә торган бу китапта мәшһүр галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең әлегә кадәр матбугатта басылмыйча, кулъязма рәвешендә сакланган «Болгар вә Казан төрекләре» исемле хезмәте зур урын алып тора, һәм китап шул исем белән аталды да. Әлбәттә, бу хезмәтеннән тыш аның халкыбыз, мәдәниятебез тарихына, мәдәниятебез тарихында күренекле урын тоткан шәхесләребезгә, шулай ук рухи мәдәниятебез тарихына караган әсәрләре кертелде. Аларның кайберләре генә матбугатта басылган.
Әсәрләрне хронологик тәртиптә урнаштыру дөрес булыр дигән караштан чыгып эш ителде һәм шунлыктан халкыбызның борынгы тарихына бәйле булган «Болгар вә Казан төрекләре» дигән әсәрдән башлап кителде. Бу кулъязма әсәр шул исемдәге беренче кисәктән һәм борынгы кабер ташлары, төрле чорда, төрле урында сугылган тәңкәләр, халкыбызның тарихын өйрәнергә ярдәм итә торган башка чыганаклар турында язылган кисәкләрдән тора.
Р. Фәхретдин бу хезмәтен күптөрле тарихи чыганакларга, үзе язып барган язмаларга, Диния нәзарәте архивында булган рәсми кәгазьләргә таянып язган. Аңа «Болгар вә Казан төрекләре» дип исем биреп, «Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез» ди. Ләкин милләтнең атамасын без бүген аңлаган, Төркиядә яшәүче «төрек халкы» мәгънәсендә түгел, ә «төрки халык» мәгънәсендә аңлата. Ул төрек кавеменең бик борынгы һәм бик шөһрәтле, түзем, чыдам, төпле, нык бер халык булганлыгы һәм күп җирләрдә таралып яшәүләре турында яза. Р. Фәхретдин, «төрек» атамасын киң мәгънәдә кулланып, төрек милләтен өч төркемгә аера: 1. Төшлек төрекләре. 2. Көнчыгыш төрекләре. 3. Шималь төрекләре.
Төшлек төрекләренә бүгенге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказ, Иран һәм Төркиядә, шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр керә дип күрсәтә.
Көнчыгыш төрекләренә Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләрен кертә.
«Төн (төньяк) төрекләре, ягъни шималь төрекләре, – әүвәлге ике бүлемнән башкалар», – ди ул. Себер һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга коя торган елга үзәннәрендә гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче бүлемгә керә.
Р. Фәхретдин: «Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шул өченче бүлем төрекләренең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер», – ди. Ул: «Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте төзеделәр)», – дип яза.
Бу китапка кертелгән икенче бер хезмәт – әле матбугатта басылмаган һәм Россия Фәннәр академиясе Урал Фәнни үзәге Башкортстан тарих, тел һәм әдәбият институты архивында сакланган кулъязма әсәр. Ул – халкыбызның борынгы Болгар чоры тарихын, этнографиясен, рухи мәдәниятен өйрәнү өчен бердәнбер кыйммәтле чыганак – Әхмәд ибне Фазланның сәяхәтнамәсе. Мәгълүм булганча, Әхмәд ибне Фазлан – Багдад хәлифәсе әл-Моктәдир биллаһ тарафыннан Борынгы Болгарга ислам динен өйрәтү һәм мәчетләр салдыру, шулай ук кальгалар төзетү өчен җибәрелгән илчелектә мәсьүл сәркатип вазифасын башкаручы мәшһүр гарәп галиме, сәяхәтче, тарихчы, язучы. Ул әлеге сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көннән башлап Болгар дәүләтенә килеп җиткәнче нинди мәмләкәтләр аркылы үтеп килгәнен, ниләр күргәнен һәм ниләр ишеткәнен язып калдыра. Бу сәяхәтнамә – борынгы Болгар чорына караган һәм шул чорны дөрес итеп тасвирлаган чыганакларның сакланып калганнарыннан бердәнбере. Әлбәттә, ул безнең көннәргә күчермә кулъязма рәвешендә килеп җиткән, һәм анда шактый гына кыскартулар да булган.
Якут Хәмәвинең (һиҗри белән 626, милади белән 1229 елда вафат булган) халкыбызның борынгы тарихына караган «Мөгъҗәмел-бөлдан» («Илләр сүзлеге») китабы мәгълүмдер. Ризаэтдин Фәхретдин Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең бераз кыскартылган нөсхәсен әлеге «Мөгъҗәмел-бөлдан» китабыннан тәрҗемә итә. Шунлыктан моны Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең тулы нөсхәсе дип йөртү дөрес булмавына безнең игътибарыбызны юнәлтә.
Мәгълүм булганча, безгә әлегә кадәр Ибне Фазлан юлъязмасының 1939 елда «Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу» исеме белән рус телендә басылып чыккан тәрҗемәсе генә билгеле иде. Р. Фәхретдиннең бу кыйммәтле тарихи чыганакны тәрҗемә иткәнен без әле белми идек. Аның бу кулъязмасы Уфада югарыда телгә алынган архивта саклана һәм әле моңарчы бер тапкыр да матбугатта басылмаган.
Р. Фәхретдин, бу язманы тәрҗемә иткәндә, коры