Сугышта кайсының ире, кайсының улы, кайсының улы да, ире дә үлеп, ачы ялгызлыкта шомланып яшәгән апалар, безнең абыйлар белән елый-елый күрешкәндә, шатлык яшен яулык очы белән генә сөртеп торган әнигә сүз каталар:
– И Маһисәрвәр җингәчәкәй! Берсе-берсе кешенең ике баласына тиң баш балаң да исән бит! Нинди догалар укыдың без белмәгән?!
– Әйтмә дә инде, әйтмә дә! Аталары Солтан абзый мәрхүмнең әүлиядай изге җаны өсләрендә фирештә булып очып йөргәндер инде. Башкайларның исән булуы Сөләйман пигамбәр дәүләтеннән дә зуррак байлык шул!.. – диләр.
Кан чирендә[7] карты, сугышта өч улы үлгән, инде үзе дә коры яфрак төсле кипкән Чибәр әби генә дөньяда гамәле беткән бер тавыш белән әйтә куйды:
– Бәндәләрнең тәкъдире, үзләре туганчы ук, ләүхелмәхфузгә[8] язып куелган. Кырык ел кырылыш булса да, әҗәле җиткәннәр генә үлә дигән…
Аның сүзе барысына да бик нык тәэсир итте.
Күкрәгенә сөлектәй шатлык ябышкан әни генә:
– Улларымның кулыннан туфрак насыйп иткәндер инде, Аллага шөкер! – дип, ак яулык очын тагы күзенә китерде.
Май ахыры иде инде. Сабан беткәннең икенче көнендә абыйларга дип атап куйган бүлтерек тәкәне суеп, туган-тулпы, күрше-күләнне җыйдык. Сугыш елында нигезләре белән беткән сул як күршебезнең чияләре азып, безнең түр бакчаны басып килә иде инде; тактадан озын өстәл сугып, чия арасына табын корып җибәрдек. Кыстый-кыстый кунак итеш башланып китте. Бер-ике стакан ачы бал эчеп алгач, иткә тотындылар.
Әдрән белән минем алда да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал тора иде. Безнең эчми утырганны шундук күреп алган Раббани абый:
– Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар? – дип, яныбызга килеп җитте.
– Аз гына эчегез, туганкайларым, эчегез. Бал гына ул, – дип, Мирза абый да безнең иңбашлардан кочып алды.
Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин ихтыярга куймадылар. Өстәл янында әни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, Аллам сакласын!» – дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан – инде стаканнарны авызга ук китергәннәр. Ярамый дип әйтүче юк, һәммәсе ашаудан туктап дәрт биреп тора:
– Апайларыгыз менә дигән!..
– Эчсеннәр әйдә, эчсеннәр! Ул гәүдәгә…
– Мондый шатлыкта да эчмәгәч…
– Бал гына бит ул…
Ахырда председатель Тимершәех абый да:
– Йә, эчсәгез эчегез дә – ялындырмагыз. Эшкә бер дә ялындырып тормыйсыз бит. Баш-күз димәделәр, сугыш чорында бөтен йөкне шулар тартты инде… Берне генә эчегез, әйдә! – дип, эчмәскә урын калдырмады.
Без эчү шатлыгыннан кунаклар тагы берне күтәрде. Хәвадис абый сандугач тавышлары белән тальянын уйнатып җибәрде. Аңа ике яктан ике абый җыр