Мин солдатта бер грамм капмаган. Аракы түгел, тәмәке төтене дә эчмәде минем организм. Менә шуннан соң инде, – бер егәрне суырып, ун егәр өстәгән авыр, ләкин авырлыгын җиңгәч рәхәтлеген тойган солдат хезмәтеннән соң, – абый белән бер иркенләп утыру бәхетеннән җилкенеп, кулыма рюмка тоттым.
– Менә шулай, туганым!.. Синең белән шушылай утырыр көннәрне дә күрдек. Чынлап торып уйласаң, бөек шатлык түгелмени? Бер анадан без биш малай туган, и бишебез дә исән!.. Тик бер ояда гына түгел – бишебез биш таба таралганбыз. «Үскән чакта үскән идек тал тамырлары кебек, үсеп җиткәч таралыштык кош балалары кебек» дигәннәре шушыдыр инде… Мин сугышка киткәндә сиңа булса унбер яшь булгандыр… Ә Әдрәнне күргән төсле дә түгел. Хәзер ул да армиядә!
– Төркмәннең Кушка дигән җирендә хезмәт итә, «Хәвадис абый күреп кайткан ком чүлләрен мин дә күрдем инде» дип язган…
– Өйрәнгәнче бик авыр булыр инде: СССРның иң эссе ноктасы бит! – диде абый.
– Әллә сиңа, киткәч тә, хаты килмәдеме? Мин сиңа адресын язган идем дә.
– Килде. Тик мин, монда күченүләр мәшәкате белән, үзем яза алмадым. Казанга күчкәч язган хатыма җавабы бар. Карточкасын да җибәргән, – дип, Мирза абый комод өстеннән Әдрәннең фотосын алып килеп өстәлгә куйды: – Менә!..
Бу – Әдрәннең миңа да җибәргән фотосы иде.
– Тач син булып бара инде Әдрән дә, – дидем мин. Мирза абыйның әллә нинди куәт биреп торган киңчә йөзенә карап алдым. – Яшьтән үк төпле булып үсте. Зурлар акылы бар анда.
– Минем акылны тотмады әле әнә – укырга китмәде.
– И китмәячәк тә! Менә мин әйтте диярсең, армиядән туры авылга кайтачак. Аның җилеге җирдә. Аның кан тамырларында крестьян каны синеке белән минекеннән күбрәк ага…
– Булды, инандым, – диде абый. – Үз башы үзендә. Гомере буе аю кебек табанын имеп ятмаса ярый.
– Әдрәнме? Ятар Әдрән! Әдрән – башка!.. – дидем мин.
Мирза абый, күзләрен тутырып, яратып, миңа карап торды.
– Җә, инде үзеңнең планнар нинди соң? Укыргамы, әллә эшләргәме исәп?
– Белмим әле…
– Сиңа «белмим» дип торасы да юк. Син түгел, мин берәр кичке мәктәпкә укырга керергә дәрт итеп йөрим әле. Җиде класс бүген яраса да, иртәгә ярамаячак. Ә синең кулыңа гыйлем кошы үзе очып кунарга тора!.. Ун класс белемең бар, гимнастикадан беренче разрядың бар. Тот та кер физкультура факультетына. Пединститутта ачылган бит әнә. Теләмәсәң, башкасына кер.
– Быел булмый инде, абый. Кайтып, бер арыныйм инде бу өч ел күтәргән йөктән, – дип сүзне читкә бордым. – Кайту дигәннән, үзегезгә дә бер кайтып китәргә иде инде авылга. Җиңги белән, Анифә апа белән… Без димәсәң, әни бар бит!..
– Их, апай! Белмисең шул син!.. – дип, Мирза абый бик озак уйланып утырды. – Казанга ничек кайта алдыгыз дип сора… Ярый инде, бар да көйләнде шикелле. Яренгә, Алла бирса, җәйнең иң ямьлесендә бер кайтып килербез әле. Туган-тулпы, күрше-күкертне