Ләкин күңлем Аны һәр дәм
Үз иткән, Ул даим бергә,
Газап чикмәс җаным бер дә,
Мәгәр чиксә чигәр бергә.
Мөкатдәсмен[34], әминмен[35] бар
Көфердән, бар гөнаһлардан,
Аяк баскан җирем барсы
Гөлстан бер, җинанлардан[36].
Кем Ул андый, сәгыйд[37] иткән
Мине һәм урнымы, белмим,
Беләм тик: бу җаным Аннан
Яратылган, мин – Ул, Ул – мин.
«Уен-көлке музее» ннан (1)
Җырлар
Минем ирем бар иде,
Нәкъ Һади абзый[38] иде:
Бер-бер кеше өстен чыкса,
Аңа баз казый иде.
Кодрәтле падишам,
Көн дә каршында торам,
Һади хәлфә дисә берәү,
Валлаһи, тешен кырам.
«Ары барма, кайт бире…»
Ары барма, кайт бире,
Кил, таяныйк киртәгә!
Дәртең булса, журнал чыгар, –
Бай булырсың иртәгә.
Суда сусар йөзәдер,
Суга койрык салмыйча,
Эчкер егет журнал яза,
Айдан бер дә калмыйча.
Алмы синең җаулыгың,
Гөлме синең җаулыгың,
Журналны сирәк язасың,
Әллә юкмы саулыгың?
Әй әлли җан, әлли җан,
Мулла кызы Хөсниҗан.
Собраньега рапорт яза
Һади берлән Шакирҗан[39].
Безнең урам – су урам,
Кышка керсә бозлана,
Кеше сүзе өскә чыкса,
Һади абзый сызлана.
«Уен-көлке музее» ннан (2)
Думада татар депутаты җырлый
Мәнгәрләрнең өе зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк,
Депутатлык ике килмәс,
Уйнап күңел җуатыйк.
Йөзә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә,
Бу Думаны без сөябез
Гомре озынга күрә.
«Зиләйлүк» көенә
Петербурдай кала, ай, таш кала, –
Бик күп калаларга баш кала,
Депутатлык, бәгърем, бик зур мәнсаб[40],
Зиләйлүк!..
Шәригатьнең эшен башкара.
Талларданлай тартма мин ясадым,
Сырлауларын үзең сырларсың,
Бу җырларны, җаныем, тот исеңдә,
Зиләйлүк!..
Депутатлык беткәч җырларсың.
Күрәм: гали…
Күрәм: гали вә шатлыклы
Галәм алда, бар ул алда…
Минем тик бер тәнем монда,
Үзем күктә, мәләк[41] анда.
Еланмы бар кеше җирдә,
Йә аузы канлы ерткычмы,
Селектем кул, тышыннан ул
Йә гәрчә бер хурый кызмы?
Бизеп барлык кеше адлы
Кара эчле еланнан мин
Тоям күңлемне киң, ләкин
Пошамын, әрнимен даим.
Пошам да әрнимен, әмма
Тәнәззел[42] итмимен җиргә,
Үләрмен… шунда да утта
Үләрмен, үлмәмен җирдә.
Куансын бар галәм