Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
Мин генә түгел, Гаяз да, бөтен барлыгымны үзенә буйсындырган матур кыз да, һичшиксез, бу минутта үзләрен яхшы хис иткәннәрдер. Алар да минем кебек үк канатланып сөйлиләр, сүзләре шома булып, берсенә берсе җилемсез ялганып, Рахмановның исен китәрерлек акыллы булып чыга иде. Без өчәүләшеп волкомолны эшлексезлектә, халыкны культуралаштыру юлында җитәрлек көрәшмәүдә, кулак элементларына карата сизгерсезлектә гаепләдек. Рахманов эндәшмәгән саен, без рәхимсезрәк төс алдык: «йомшаклык», «обломовщина», «бюрократизм», «оппортунизм» кебек аталмалар берсе дә калмады. «Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә» дигән сүзне дә әйттек. Тора-бара үз-үзебезгә дә хисап бирмәстән, авыл тормышында булган бөтен кимчелекләрне комсомол оешмасы өстенә аударырга тотындык. Безнең тәнкыйть астында биредәге комсомол оешмасы еллар буе берни дә эшләмәгән булып күренә башлады. Рахманов утырган җирендә кызарганнан-кызара барды. Бераздан инде ул, гаепле кешедән бигрәк, кызганыч кешегә охшый башлады. Ләкин без һаман да йомшармагач, «чәч үстереп йөрү генә комсомолецлыкны күрсәтеп бетми шул» дип, арттырып та җибәрә башлагач, Рахманов түзмәде, урыныннан сикереп торды. Баядан бирле кулында әйләндергәләп утырган кәгазь кисәген өстәл өстенә ыргытып бәрде. Ләкин җиңел кәгазь өстәл өстенә төшмәде, һавага бәрелеп кыеклады да, Рахмановтан аерыласы килмәгән төсле, яңадан аның итәгенә килеп ябышты. Ул үпкә катыш ачу белән Аязгуловның күзләренә карады.

      – Тагын әйтәм, Аязгулов агай, укырга китәм мин. Берьеллык курс гыйлеме бетте. Менә бу егет моннан ике ел элек миңа караганда надан иде, мин аңа әллә ничаклы нәрсә өйрәттем. Ә хәзер ул мине өйрәтә, мине ниндидер обломщинада гаепли… Ә мин «обломщина» дигән сүзне аңламыйм. Ул аны укыган, ә минем аны укыганым юк…

      (Аның соңгы сүзе йөрәгемне чеметеп алгандай булды. Чөнки минем үземнең дә «Обломов» ны укыганым юк, ул сүзне фәкать башкалардан ишетеп кенә куллана идем.)

      Рахмановның бу көтелмәгән чыгышы барыбызны да сискәндереп җибәрде. Җинаять эшләп тотылган балалар төсле кызарышып, түбән карадык. Аязгулов, стенага сөялеп торган җиреннән җәһәт кенә кузгалып, бер-ике адым атлады һәм, кулы белән ишарәләп, Рахмановны туктатты.

      – Җитте, егетләр, – диде ул. Җитди, әкрен тавыш белән сөйли башлады: – Сез монда, егетләр, Рахмановны тәнкыйтьлибез ди торгач, бөтен комсомол оешмасын берни эшләмәгән итеп күрсәтә башладыгыз. Анысы дөрес булмас. Ярый, менә сезне алыйк. – Ул Гаязга тукталды. – Хәер, сезнең кайдан икәнегезне белмим.

      – Шәһәрдән ул, – дидем мин. – Завод егете.

      – Әһә, завод егетеме? Сизелә. Ярый, сезгә кагылмыйк, – диде Аязгулов, Гаязны калдырып, миңа борылды һәм, гаҗәпкә каршы, турыдан-туры исемем белән дәште. – Ильяс энем, сиңа тукталыйк, – диде. – Ильясмы син? – диде һәм, минем җавап биргәнемне көтмичә, үз соравын үзе дөресләп дәвам итте: – Әйе, мин сине беләм. Моннан ике ел элек кенә борын астың кибеп җитмәгән малай идең син. Менә шушы бүлмәдә үк сиңа комсомол комитеты командировка язуы биреп, кантон мәгариф бүлегенә җибәрде. Күр сине хәзер, нинди куркыныч