Кайту. Марат Кәбиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кәбиров
Издательство: ЛитРес: Самиздат
Серия:
Жанр произведения: Историческая литература
Год издания: 2020
isbn:
Скачать книгу
Өч кенә көн бит ул!

      – Кайткач, туй ясарсыз, – дип дәртләндерергә тырыша офицер, – Кайткач…

      – Иптәш офицер… – Ләйсәния ярсып хәрбинең изүеннән эләктерә дә куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый, егет инде аның янына килеп җиткән, кыз аның муенына асылына да сулкылдап еларга керешә, – Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт. Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен.

      Һәм аның куеныннан кинәт арынып кесәләрен капшый башлый, беркадәр шулай мәшәләнгәч шакмаклап киселгән марля кисәге тартып чыгара.

      – Менә! Бу сине саклап йөртәчәк. Кайткач улыңа имезлек ясап каптырырсың.

      Марля кисәген үбә дә Ревмирның кулына тоттыра, егет аны шундук түш кесәсенә тыгып куя һәм сөйгәнен кочаклый:

      – Кайтачакмын, Ләйсәния. Син көт… Сез көтегез…

      Ләйсәния бераз тынычланып кала һәм кинәт килгән ярсу белән Ревмирның муеныннан кысып кочаклап ала да иреннәреннән үбә, үзе аңа сеңеп бетәргә теләгәндәй бөтен булмышы белән егетенә сарыла. Бер-берсенең тән җылысын, җан җылысын, мәхәббәтен сеңдереп бетерергә теләгәндәй шул халәттә катып калалар.

      – Биш минут вакыт калды, – дип кычкырды хәрбиләрнең берсе, – Биш минуттан сафка тезеләбез.

      Бу сүзләр хушлашучыларны тагы да җанландырып җибәрде. Алар әйтәсе сүзләрен әйтеп калырга, теләкләрен теләп бетерергә ашыктылар. Әмма мондый чакта вакыт бик тиз үтә. Һәм офицерның көр тавышы яңгырады:

      – Тезелеп басарга!

      Ир-егетләр тезелеп баскач, офицер аларны күз карашы белән генә санап чыкты да:

      – Машиналарга! – дип боерды.

      Сугышка китүчеләр машина арбасына менеп басты. Утырырлык чама юк, әле баскан килеш тә көч-хәл белән сыешып беткәннәр иде. Халык арасында елаган, кычкырышкан, теләк теләгән авазлар көчле шау булып яңгырап торды. Машиналар кузгалып киткәч, төркем беркадәр алар артыннан ияреп барды. Бераздан кычкырышу авазлары күмәк кешеләрнең берләшеп елавына әверелде.

      Елау авазлары Тәнзилә өчен яңалык түгел иде. Ул аларны кечкенәдән ишетеп үскән. Кайда гына булсаң да кинәт бер почмактан кемнеңдер елаганы ишетелә. Иртә таңда да, көндезләрен дә, кара төннәрдә дә. Хатын-кызлар елый. Кемнеңдер баласы үлгән, кемнеңдер ирен алып киткәннәр, кемнеңдер тагын бүтән төрле кайгысы бар. Аларына күпмедер дәрәҗәдә күнегелә дә инде. Чөнки бу авылның күз яшьләреннән өзелеп торганы юк.

      Ләкин мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, ул җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип күз яшьләрен түгәләрдер.

      Кешеләрнең мондый халәтен күзәтү рәхәт түгел иде, Тәнзилә кәнсәләр яныннан китте дә елга яры буйлап атлады. Шактый ераклашса да елау авазлары һаман колагында чыңлый иде әле. Кинәт кыз урманга китүчеләрне исенә төшерде. Алар гына еламыйдыр бүген. Ләкин аларның еламавы бәхет түгел, ә бөтен халык елавына, бөтен илнең күз яшьләренә хыянәт итү кебек тоелды. Яхшы түгел инде, барыбер. Кыз,