Күчтәнәч өчен сугыш
Караса, Әхтәм абый малае Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: «Икегез уйнагыз», – дип, икенче бүлмәгә чыгып киттеләр. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре, колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул күзләрен чыршы күркәләреннән алмый, тәрәзә янына барып, тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан төште.
– Каян алдың? – диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә тартып куеп.
– Тиен китереп бирде, – дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен.
Фаил маңгаен җыерып уйларга тотынды:
– Нинди тиен? Акчамыни?
Тургай көлеп җибәрде.
– Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме әллә?
– Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени?
– Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер.
Фаилнең авызы сәер булып җәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә алмый, мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп көлә. Җепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәм-берәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп селки башлады.
– Эчендә ни бар икән моның? – диде ул, мыңгырдап. – Әйдә, кисеп карыйбыз.
Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга уйлады.
– Аның эчендә тәмле җимеше бар, ди. Җәй җиткәч кенә пешеп җитә, ди. Пешкәч алырбыз.
Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарик ыргытып