Тургай. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Книги для детей: прочее
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03777-8
Скачать книгу
алар каршына килеп басуга, малайлар шаркылдарга тотындылар. Хәтта Зөлфәт тә авызыннан теге ике чиста бармагын чыгарып, аның шешкән битенә төзәгән хәлдә пырых-пырых килә иде. Малайларның кулларына Тургай шоколадлы туңдырма тоттыргач, бөтенесе дәррәү тышка сибелделәр.

      – Миннән көлгән буласыз. Мин бит шәһәрдә берүзем өч хулиганга каршы сугыштым, – диде Тургай, җитди итеп.

      Малайларның телләре туңдырма ялаудан туктап калды. Рөстәмнең йөзенә мыскыллау галәмәте җәелә башлауга, ул берәр нәрсә әйткәнче, Тургай хәлне үзе төзәтергә булды:

      – Юри генә әйттем. Кортлар миңа бал җыеп куйганнар. Шуны керттеләр.

      – Нишләп күзеңә келттеләл соң? – диде Рөстәм, шоколады кабыгына агып чыккан туңдырмасын «р» хәрефен әйтә белми торган теле белән ялап.

      – Шәһәрдә дә өч көн буе бал белән сыйладылар. Эчем бал белән тулы. Шуңа күрә күздән керттеләр.

      – Ә мин сине төштә күрдем, – диде Зөлфәт.

      – Ничек итеп?

      – Син дә бармагыңны суырасың икән дип…

      – Әйе, әйе, безгә сөйләде ул төшен, – диештеләр малайлар.

      Зөлфәт аның кайтуы хөрмәтенә бармакларын авызыннан алып, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде. Аның ике теше төшкән казнасы шкафның бәләкәй тартмасын алгач бушап калган урыны шикелле караңгыланып тора. Тургайның шул урынга ярашлы бәләкәй шакмак табып, шарт кына тыгып куясы килгән чаклары да була. Алай итсәң, бармак тыгар урын да калмас иде. Тик бу Тургайның эченнән көлеп уйлаган үз уе гына, Зөлфәт анда шакмак куйдырамы соң инде. Ни генә әйтсәң дә сагынган икән ул аларны. Бөтенесе дәррәү Бормалы буена йөгерделәр. Алар аннан урап кайтканда, кояш баеган иде инде. Өйдә Галимҗан абыйсы белән хатыны Нәбирә апа ашап-эчеп утыра иде. Галимҗан абыйсы Тургайны, муенына атландырып, өй уртасында зыр-зыр әйләндерде… Аннары Тургайны диванга утыртып, үзе аның каршына чүгәләде:

      – Син үскәнсең бит, энекәем! Минем янда көтүлектә генә бәләкәй күренәсең икән бит!

      – Шәһәрдә үстем мин, – дип көлде Тургай. – Әнә бит симерүдән күзләрем кысылып бетте.

      – Иртәгә минем янга көтүлеккә төш, балык тотарбыз, – диде Галимҗан.

      Тургайны тагын ул булып балык тотып күрсәтергә мәҗбүр иттеләр, Галимҗан абыйсы идәндә тәгәри-тәгәри көлде. Алар чыгып китеп, йокларга ятканда, күктә түп-түгәрәк ай йөзә иде инде. Аның тирә-ягына сибелгән йолдызлар туктаусыз Тургайга күз кысалар, гүя үзләре янына чакыралар. Чикерткәләр ничек матур сайрыйлар. Берсе башлый, икенчесе күтәреп ала, аннары әллә ничәсе берьюлы чекер-чекер килә, көмеш чалгыларын әллә кайрыйлар, әллә чүкиләр. Тургай шуларны тыңлый-тыңлый, тәрәзәгә килгән айны карап, ничек йоклап киткәнен дә сизмәде…

      Ник сукты?

      Тургай иртән уянуга шаккатты: уң як бите күпереп шешкән, ә уң күзе бөтенләй ябылып беткән! Кулы белән сыпырып-сыпырып карады – шоп-шома, кайнарланып тора. Ул сикереп торып көзге каршына килде һәм, үзенең танымаслык булып үзгәргән йөзен күргәч, тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Әти-әниләре, әбисе белән бабасы