Китап (роман). Марат Кәбиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кәбиров
Издательство: ЛитРес: Самиздат
Серия:
Жанр произведения: Ужасы и Мистика
Год издания: 2017
isbn:
Скачать книгу
Илдарны юк‑бар сүзләр белән игътибарны алып, тоткарлап торуы да аның лабораториядә нәрсәләр белән шөгыльләнүен оныттыру өчен иде. Ваннадан чыгу белән кадаган укол үз эшен эшләп өлгергәнче, Илдар беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Юкса аларның монда нәрсә белән шөгыльләнүе шул мизгелдә үк билгеле булачак. Ә бу – һәлакәт дигән сүз.

      Аның кул астындагылар үзләренең перфторуглеродлар тудырган мөмкинлекне файдалану юлларын эзләү белән шөгыльләнүенә чынлап та ышана иде. Бу гаҗәп түгел. Алар яшәгән дөньяда һәр ун кешенең берсе галим, һәм алар нинди дә булса ачыш ясау белән мәшгуль. Чынлап та, зур ачышлар ясыйлар, һәм бу ачышларның берничә гасыр элек үк билгеле булганлыгы турында бөтенләй белмиләр иде.

      Бу дөньяда тормышның асылын аңлаучылар бармак белән генә санарлык, һәм аларның язмышы – кыл өстендә. Профессор Гаскәров шундыйларның берсе иде. Әмма ул үзе ачкан чынбарлыкны үзе күтәрә алмыйча һәлак булды. Бу да гаҗәп түгел. Тормышка күзләре ачылгач, акылдан шашучылар да, йөрәге ярылып үлүчеләр дә аз булмас әле. Шуңа да нык характерлы, салкын акыллы кешеләр кирәк. Әмма андыйларны табу ай‑һай авыр. Рамил Әхмәтовичның бөтен ышанычы Илдар иде…

      Рамил Әхмәтович тәҗрибәләр үткәрү бүлмәсенә чыкты. Идарә пультының төймәләренә баскалады. Бераздан бүлмә уртасында баягы пыяла ванна пәйда булды. Шул арада ук эшкә керешкән алтынсыман төстәге беләк юанлыгы сыек торбалар аны зәңгәрсу сыекча белән тутыра башлады. Рамил Әхмәтович приборлар шкафына килеп аннан шприц алды, кирәкле флаконнан сыекча суыртты. Шприцлар икәү иде. Ул аларның икесен дә тутырды да, азак берсен зуррак флаконга бушатты. Тулы шприцны беләгенә кадады. Авыртудан бөтен мускуллары киерелде. Әмма профессор бирешмәде. Үзе кулланган шприц белән флаконны ул кабат ниндидер сыекчалар белән тутырды да шкаф шүрлегенең төбенәрәк тыкты. Ә бая ук бушатып куйганнарын ванна янындагы тумбочкага алып килде. Аңа һәрбер хәрәкәт зур авырлык белән бирелә иде. Аякларын көчкә күтәреп ванна янындагы келәмгә басты, һәм шундук диярлек өстендәге киемнәре юкка чыкты да, махсус трусиктан гына калды. Профессорның тамырлары бүртеп, бөтен тәне яшькелт зәңгәр төскә кергән иде. Ул, бар ихтыярын туплап, ваннага килде. Аякларын күтәрерлек хәле юк иде. Ул бертын уйланып торгандай итте. Һәм ваннага арты белән борылды, ике кулы белән аның ике як читенә таянып, акрын гына эчкә шуып төште.

      – Карале, ничек шулай булдыра ала ул! – Экранга төбәлеп утыручы ирләрнең берсе телен шартлатып куйды. – Бер тамчы су да чәчрәмәде…

      Әмма иптәше аның соклануларын бүлешмәде. Ул кечкенә буйлы ябык гәүдәле адәм иде. Башының алгы ягы пеләшләнеп, лепкәсенә кадәр менгәнлектән, аны мондагы акыл ияләренең берсе дип уйларга мөмкин. Ләкин ул – бернинди дә галим түгел, ә бары тик Фәннәр академиясенең эчке тәртип буенча гади хезмәткәре генә. Хәер, аның вазифасы галимнәргә караганда югарырак бәяләнә, һәрхәлдә, тәртип сакчыларын катлаулы тестлар ярдәмендә сынап, иң ышанычлы кешеләрдән генә билгелиләр иде.

      – Карале, Гомәр… – дип,