…Ләкин алар ялгышты. Тормыш кискен борылышлар ясады. Гомеремдә уйламаган сукмакларга кереп кителде. Галим чыкмады миннән.
Кискен үзгәрешләр чоры башланды. Дүртенчене тәмамлаганда, әни кияүгә чыкты. Мин шатланырга да, кайгырырга да белмим. Озакламый үги әтине күрсәтергә үзләре дә кайтты. Оялчан малай буларак, мин, чит кешене күреп, өйдән чыгып сыздым. Хәзер булса уйлап та бирмәс идем. Кичен бик соң гына кайттым да әби янына постым. Теге абзый: «Ничек укыйсың, кыен түгелме соң?» – дигән булды. Бер сүз дә дәшмәгәч, әнинең абыйсы, минем белән горурланып: «Бик әйбәт укый, Аллага шөкер», – дип куйды.
Теге абзый сынап карарга булды, язып мисаллар бирде. Мин ялт иттереп эшләп тә куйдым. Кунак кеше мәсьәләне тагын да катлауландыра төште. Әмма бер-ике минуттан барысы да әзер иде. «Булмас ла, – дип куйды теге кеше. – Минем Казандагы абыйның малае алтынчыда укый, ләкин ул бу мәсьәләләрне көне-төне утырса да чишә алмаячак».
Икенче көнне иртән Казан кунаклары китеп барды. Аллага шөкер! Мине үлеп яраткан әбием әйтмешли, алларыннан артлары хәерле.
Ниһаять, дүртенчене дә тәмамладык. Бишенчегә күрше авылга йөрергә кирәк. Алты чакрым барасың, эт булып арып, кире әйләнеп кайтасың. Коры көннәрдә сәпид белән чапканда ярый әле… Бертуктаусыз яңгыр явып, бөтен җир сазлыкка әйләнгәч башлана инде безнең өчен чын афәт. Резин итекләр киеп, лаштыр-лоштыр атлавыңны беләсең. Тешне кысып, өлкән класс укучыларына ияреп барасың да барасың. Беркая да китеп булмый шул, башыңа төшкәч.
Минем хәлне күреп, тәтәм зар елый. Булдыра алса, иркә оныгына укытучыларны өйгә генә китертеп белем бирдертер иде. Юк шул, андый мөмкинлекләр юк. Әз генә җил-яңгыр яисә кар-буран булдымы, тәтә мине кызганып, күрше авылга чыгарып җибәрми. Мине бер генә хатын-кыз да тәтәм яраткан кебек яратмагандыр, мөгаен. Дистәләгән оныклары арасында иң кадерлесе мин идем. Нишләп шулай булган ул, хәзер дә аптырыйм. Иң тәмле ризык, иң йомшак урын минеке, беркемнән сүз әйттерми, кунакка барса, үзеннән калдырмый.
Әлбәттә, бу мәхәббәт миңа үзсүзле, ялкау, иркә малай булып үсәргә ярдәм итте. Әбинең кияүгә чыкмыйча утырып калган кызы гына әледән-әле тавыш чыгара. Минем аркада көнаралаш диярлек телгә киләләр.
– Нигә шул малайны иркәләп бозып бетерәсең? Тагын укырга бармаган, – дип, тәтәне шелтәли апа.
– Үзеңнең сабыйларың булса аңлар идең син, – ди тәтә. Мин чаршау артына посып, котым очып тыңлап торам. Ярый әле, тәтәм өйдә. Ул булмаса, апа чыбык белән «пешекләргә» дә күп сорап тормас. Өстәвенә бабай да: «Малайны надан калдырасың», – дип, тәтәне еш ачулана иде.
Ни генә булмасын, мәктәпкә атнага бер-ике генә көн баргаласам да тәмамладым мин бишенче сыйныфны. Аллага шөкер, каникуллар башланды. Тик яхшы әйбер күп булмый дигәндәй, тиз үтеп китте җәй.
Август ахырларында үги әти кайтып төште. Әнинең тагын бер малае бар икән. Күрше авылда рәтләп укымаганга,