Ильяс ачуланыр, саубуллашыйм дигәндә генә, карт, кулыма кечкенә чиләк тоттырды.
– Җилене шешкән, тотындырмый, синең кулың йомшак, кызым, иркәбикәне савып кына бирче!
Авыл кызы булсам да, гомеремдә дә кәҗә сауганым юк иде. Куркып кына Сәлимә кырыена чүгәләдем. Эш уеннан узган иде… Тоягы белән типсә, битеңне ярачак… Ләкин хайван тыныч иде, ул үзенең мөшкел хәлен белә һәм ярдәм көтә иде. Аның миңа иярүенең сәбәбе дә шул гына иде бугай.
Чиләккә беренче сөт тамчылары чәчрәгәндә генә капка төбенә машина килеп туктады. Ильяс!
– Точно монда! – Егет ачулы иде. – Сәер инде син, Мәликә туташ! Кара, кәҗә сава берәүсе!
– Тс-с, – дидем мин. – Тс-с, егеткәем! Тавышыңнан өркеп, чиләкне түгәбез хәзер! Сәлимә – әйбәт кыз, акыллы кыз ул. Ильяс, капканы яп!
Егет тулай торакка хәтле битәрләп кайтты.
– Үзебезнең хәсрәт баштан ашкан! Алда – җитди имтихан! Өстәвенә әниләрнең ультиматумы! Ә бу, җилбәзәк, кәҗә-мәҗәләр белән уйный! Фу, сасы да соң исләре!
– Алар чип-чиста, аларны хуҗасы көнаралаш юа. Күрдең бит, йоннары ап-ак. Бабай үзе дә пөхтә, – дидем мин һәм, беркадәр тупасланып: – Зинһар, куык кабартып шартлатма! – дидем. Кайчакта Ильясның һавалануына чик-чама юк, янәсе, ул – шәһәр малае.
…Иртән кемдер колагыма пышылдап уятты: «Йөзек!» Бүлмәдәш кызлар йоклый иде. Ильяс бүләген, ахак кашлы йөзегемне, кәҗә сауганда җиленен тырнамасын дип, койма ярыгына кыстырган идем. Бармагым буш! Хәтерсез, мин аны оныттым лабаса. Әгәр хәзер автобус белән Әмәт бистәсенә барсам, консультациягә соңарам. Ярар, соңардым да ди, бу фәнне мин әйбәт үзләштердем, сынатмам, Аллаһы боерса. Ильяс бар бит әле монда, Ильяс! Мин килмәсәм, аның өчен күктәге кояш сүнәчәк, һәм егет тулай торакка йөгерәчәк. «Кайда Мәликә?!» – дип, кызларның җелеген суырачак. Ә безнекеләр аны тәкәббер дип яратмый иде.
Мин ни үле, ни тере идем. Ильясның «баштан ашкан» хәсрәте минеке белән чагыштырганда тузан бөртеге иде. Вәгъдә бүләген югалтсам, егет мәңге кичермәячәк. «Әле нигезенә ярты уч салам да түшәмәдек, ә оябыз тузды…» Чү, минем тел белән кем лыгырдый анда? Нишләп ул тегеләй дә болай дип фараз кыла?! Тиз-тиз генә киендем дә тукталышка чаптым. Автобус чирләгән кебек төчкерә-пошкыра озак «шуышты». Әллә инде бистәсен йөз чакрымга күчергәннәр.
Сулышыма кабып, таныш капканың келәсен күтәргәндә, Дәүләтша бабай агач тарак белән кәҗәләрнең йонын тарый иде.
– Бәракалла, кызым, синме соң бу?!
– Мин, бабай, мин, – дип, сарай читендәге коймага ыргылдым. Әйтерсең бер мизгел барысын да хәл итә, әйтерсең, ашыкмасам, йөзек үзеннән-үзе ярыкка чума иде.
Әмма йөзек каядыр «аякланган» иде.
– Хе, хе, – дип кеткелдәде карт. – Ни эзләсәң, шул бездә, кызым.
Сөенечемнән балалар кебек кушаяклап сикердем.
– Йөзекме?!
– Үзе, кызым, үзе. Иртүк оча да куна койма башына бер саескан, оча да куна. Сәлимә, рәхмәт яугыры, ул кунган саен, мөгезе белән койманы сөзә. Бу сиртмәкойрык ник безнең