– Мин бу мәсьәләдә белгеч түгел, Илсөяр.
– Белгеч булмасаң ни! Аның каравы син Әүлия!
– Тагын берегез әкият сөйли! Тамагым кипте, дигән идең, Илсөяр.
– Кипмәде, Фәнис алдында юри әйттем.
– Яшәгәнсез бит инде, балалар үстергәнсез.
– Әй, сиңа сүз әрәм иткән мин тиле! Ир кыяфәтендәге Әүлия, билгеле, үз кавемен яклый, – диде хатын һәм шапылдатып капкасын япты.
Ул ике-өч адым атлаган гына иде, капка яңадан ачылды.
– Яшьти, ашыкма әле! – диде Фәнис. – Хатын янында сүз алыштырырга кыен. Малайның коллыкка төшүенә эчем поша, яшьти. Банк миллион да алты йөз кредит биргән, ә малай аны ике ярым итеп кайтарырга тиеш. Монда авылда бер миллионга хан сарае төзи идек без. Син бит, яшьти, шәһәргә гел барасың, үгетлә Илдарны, кире кайт, диген. Китмәс тә иде, бәлкем, зараза белән фермаларны пычраттылар, ә аның катыборыннар белән дуслыгы юк иде, намазга керешкән иде. Әнә хәзер яңа фермада исәпсез-хисапсыз сыер, тана, сарык. Кинәнеп эшләргә мал духтырына.
– Илсөяр белән киңәш, Фәнис.
– Нәрсә дип? Син минем чәчбикәнең аждаһа токымыннан икәнен оныттыңмыни?
– Хатыныңны авыр эшләрдә кулдаш итеп имгәтмәгәең, Фәнис.
– Шилә имгәнер! Тимер ул Илсөяр. Аңа кем куша минем эшкә тыгылырга? Ярдәмгә туганнарымны да чакырттырмый, ашатасы була, ди, саран. Тыңла әле, яшьти. – Фәнис тавышын әкренәйтте. – Нишләп минем чәчбикә тупас икән? Гарифтан көнләшеп үләм, яшьти. Ну уңды хатыннан, йомыкый! Әнисәсе әрәмә сандугачы төсле генә тирәсендә дә пыр-пыр оча, иркә тавышы белән: «Гарифым, ярты җаным», – дип сайрапмы-сайрый. Андый хатынны кочакласаң да саваптыр, яшьти. Вәт син шуны әйт миңа, нишләп хатын-кыз төрле-төрле икән? Адәм атабыз кабыргасыннан кисеп ясалгач, алар һәммәсе дә бер үк төсле булырга тиеш түгелмени?
– Гаиләдәге тәрбиягә карый инде, Фәнис.
– Һы, тәрбия, имеш. Әби белән бабай алтын минем, ә кызлары – аждаһа. Үлгәнче шуның авызыннан бөркелгән утта янармын микән инде? Син тагын шуны әйт, яшьти, тегендә һәммәбезгә дә хур кызлары беркетсәләр, бу хатыннарны кая куярбыз икән?
– Фәнис, гафу ит, яме, син элек мондый түгел идең, – диде Нурулла. – Әйдә ир башыбыз белән хатын-кыз чәйнәмик әле.
– Син дә элгәре бүтән идең, яшьти. Мактаулы перси генә идең, ә хәзер сине «әүлия» диләр.
Бакча артыннан зәһәр тавыш ишетелде:
– Фәнис, эт бете! Кая олактың син?!
Ә-ә, Нурулла, тиз бордымы? Борды, борды! Арышын-бодаен сорасалар, амбар мөдиренә боерык кәгазе сырлый идең дә икмәген төяттерә идең. Сыер-тана кирәк дисәләр дә кызганмый идең. Колхоз малы халыкныкы иде. Ә бүген сораулар катлаулы. «Әүлия» дип гайбәт тараткан һәм шуңа олысын-кечесен, наданын-гыйлемлесен ышандырган иләк авызга ямыйсы иде берне! Яма, әйе. Көчсезлегеңне күрсәт, Нурулла.