Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
сүзләр өчен.

      Мин ихлас күңел белән аның алдына барып бастым да:

      – Фатих абзый, – дидем, – мин кәефсезләнмәдем, киресенчә, безгә игътибар итеп, шундый файдалы киңәш ясавыгыз өчен шатландым!

      Фатих абзый миңа кулын сузды.

      – Бир бишне! – диде. – Әнә шуларны аңлый белсәң, син үсәрсең!

      Фатих Әмирхан Казанның алдынгырак яшьләре, бигрәк тә укучылар арасында булган хәлләрне, вакыйгаларны вак-төягенә чаклы белеп, күзәтеп бара иде. Ләкин ул, гадәттә, чиксез дәрәҗәдә ачы телле, турыдан-туры суктыра торган кискен табигатьле бер кеше булуына да карамастан, беркемнең дә начар, килешсез якларын битенә бәрми, бу эш ярамый дип, үгет-нәсыйхәт тә бирми иде. Ул әнә шундый югарыда әйтелгән сүзләр белән генә синең миеңә чиртә дә куя.

      Яшьләрдә яңалыкка, алга омтылу дәрте үсә. Аларда иске тормышның һәрбер күренешенә каршы нәфрәт, җирәнеп карау фикере туа. Ләкин тәҗрибәсезлек, белем азлык аркасында алар күп вакытта һәртөрле модаларга иярәләр. Мондый хәлләр бездә дә күп булды.

      – Социалист булырга тырышабыз!..

      Шулай булгач, кием-салым, тышкы күренеш ягыннан да үзгәреп, кызыл төймәле, өч билле казакилар, тупчылган, кыек якалы җиләннәр белән башны ялтыратып чәч алуларга каршы көрәшүдә дә башкаларга үрнәк булырга кирәк!

      Тукай да: «Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр!» – дип көлә ич андый башлардан!

      Әнә Сәгыйть Рәмиев, Гыймат Нугайбиков шикелле социалистлар чәчләрен җилкәләренә хәтле төшереп, артка табан каерып ташлыйлар. Яисә аларның чәчләре үрә тора. Өсләрендәге күлмәкләре дә кара яисә көрән төстә булып, билләре каеш белән буылган.

      Шул кыяфәттә йөргән кешеләрнең һәммәсе дә социалист!.. Без шулай уйлыйбыз. Уйлыйбыз да шулай булырга тырышабыз. Ләкин кул белән ничаклы сыпырсак та, безнең чәчләр социалистларныкы төсле матур булып артка ятмый. Шунлыктан без иң элек чәчләрне юешлибез дә аннан соң аны берәр тастымал яки чүпрәк белән кысып бәйлибез.

      Кайчакларны шулай бәйләгән килеш икешәр тәүлек йөрибез. Бервакытны мин, башым шулай бәйләнгән килеш, аның өстеннән кара кәләпүш киеп, редакциягә дә барганмын. Фатих абзый көлемсерәп карап торды да:

      – Нихәл, башың авыртамы әллә? – диде.

      Минем оялуым гына җитмәгән иде тагын, теленә шайтан төкергән нәрсә, Фатих абзыйның энесе Ибраһим:

      – Социалист булабыз! – дип тә куйды.

      Фатих абзый тагын да үртәнеп көлемсерәде:

      – Гыймат Нугайбиков төслеме?

      Бервакытны Касыйм Туйбактин үзенең юклы-барлы акчасына толчоктан искерәк кенә бер кара күлмәк белән ялтырап торган киң каеш ремень алып кайткан. Ул, шушы күлмәкне киеп, әлеге ремень белән билен буып, редакциягә бара. Фатих абзыйның күзе моңа төшми калмый. Ул аңа карап тора да:

      – Ай-яй, Касыйм, – ди, – аркалыкның да кәттәсен табып алгансың икән! Берәр чук та тагып җибәрсәң, май чапканда, янга җигәргә дә ярарлык буласың икән!

      Аның Касыйм Туйбактинны күргән саен «Нихәл, социалист булып буламы соң?» диюе дә әнә шуннан