Өсте керле чүпрәк белән ябылган агач чиләк күтәреп, арлы-бирле үсмер балалар йөри, үзләре әче тавыш белән:
– Әйрән бар! Әйрән!
– Кемгә салкын әйрән кирәк! – дип кычкыралар.
Шундый кызу көннәрнең берсендә Шәмси мулла базарга килде. Мал-туар рәтен йөреп чыкты, солы белән бодай бәясен сорашты, чүлмәкчеләр яныннан узды һәм, ниһаять, таныш сәүдәгәренең кибете алдына килеп туктады да, хәл алыйм дип, төенчекләрен прилавка өстенә куйды, зур ак яулыгын чыгарып, тирләгән битен сөртергә кереште. Мулланың бик эчәсе килә иде. Дәү әйрән чиләген көчкә-көчкә күтәреп барган тугыз-ун яшьлек кызны күреп, чакырып алды:
– Каяле, кызым, әйрәнең салкынмы?
– Салкын, бик салкын, мулла абзый.
– Ни хак?
– Чүмече бер тиен, мулла абзый… Салып биримме?
Шәмси мулла, чапан итәкләрен җыештырып, җиргә чүгәләде дә:
– Каяле, бир әле! – диде.
Кыз, чиләген җиргә куеп, бер чүмеч әйрән чүмереп алды һәм муллага сузды. Мулла бер йотты да чүмечне кире бирде.
– Кирәкми, кызым, әйрәнең җылы икән, – диде.
– Ниткән җылы булсын? – дип, кыз бер дә исе китмичә тәтелдәргә кереште. – Баздан гына алып чыктым. Әллә, мулла абзый, теге-бу дип уйлыйсыңмы?..
– Ах, затсыз! Мулла белән шулай сөйләшәләрме? – дип кычкырды кибетче.
Кыз, чүмечтәге әйрәнне чиләккә кире салып, әлеге шакшы чүпрәге белән каплады да, чиләген күтәрә-күтәрә:
– Миңа димәгәе, әллә кем булмый шунда! – дип җавап кайтарды.
Шәмси мулла, бу хәлгә шаккатып, ни дип җавап бирергә дә белмәде.
– Оятсыз! – дип кенә әйтә алды.
Кыз:
– Төкерәм мин синең оятыңа! Кара син аны, кешене туктатып торган була тагы, хәерче! Үзенең бер тиен акчасы юк! Бушка гына эчмәкче!.. – дип чатылдатып җавап кайтарды һәм: – Әйрән бар, әйрән! Кемгә салкын әйрән кирәк? – дип кычкыра-кычкыра китеп барды.
Шәмси мулла кыз артыннан, хәйран калып, байтак кына карап торды, аннары:
– Менә нинди бит ул базарлы авыл балалары! Коточкыч бит, коточкыч! Базар кешене боза дип белми әйтмәгәннәр. Чын әгәр, балалары шундый булгач, олылары нинди инде аның? – диде.
– Сөйләмә дә инде, хәзрәт! – дип җөпләп куйды кибетче.
Базар көнне авылның барлык йортлары, кунаклар, җигүле арбалар, сатып алынган әйберләр белән тулып, постоялый дворга охшап кала. Һәр йортта самавыр