Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Галяу
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Зарубежная классика
Год издания: 1930
isbn: 978-5-298-03505-7
Скачать книгу
әйтәсе килә. М. Галәү әдәби мирасы комиссиясенең ул вакыттагы исән әгъзалары Ә. Фәйзи, М. Максудлар әдипнең татарча өч томлыгын чыгару турында әллә кайчан ук инде эш кузгатканнар иде. Ләкин бу эш башланмаган килеш туктап калды. Вакытында М. Галәү романнары А. Горький ярдәмендә рус телендә дөнья күргәннәр иде. «Канлы тамгалар» кебек атаклы романы татарча әлегәчә басылганы юк»[2]

      .

      Әйе, Ә. Фәйзи белән М. Максуд хак сүз әйткәннәр. М. Галәү иҗаты шактый зур. Күп кенә хикәяләре, очерклары бар. Алар әле егерменче елларда «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928) җыентыкларында Казанда туплап чыгарылган. «Күпнең берсе» озын хикәясе 1931 елда аерым китап булып Мәскәүдә чыккан. 1924 елда Оренбургта ул «Пугач явы», «Саламторханнар», «Курчак туе» дигән пьесалар яза.

      Ә инде егерменче еллар ахырында язучыларның каләме белән идарә итү нык көчәя, моның өчен Совет язучылар оешмасы, Пролетар язучылар ассоциацияләре (бездә ТАПП) төзелә. Бу ике оешма үз сафларына яңа чынбарлыкны хуплап язган кешеләрне генә ала. Анда хәлфә улы, җитмәсә, күренекле дин әһеленә кардәш булган М. Галәү сыя алмый. Моның шулай икәнлеге бик тиз сиздерелә. 1928 елдан соң ул бер әсәрен дә Казанда бастыра алмый. Аны-моны сәбәп итеп, теге урынын, бу урынын төзәтергә, үзгәртергә дигән сүзләрдән башканы ишетә алмый. Казанда үзенә өнәмәүчелек мөнәсәбәте урнашуы турында ул М. Горькийга хат яза. Аңа үзенең русча басылган әсәрен дә җибәрә. Нәтиҗәдә татар әдибенә әсәрләрен Мәскәүдә бастырырга юл ачыла.

      М. Галәүнең төп әсәре, – әлбәттә, Нил Юзиев әйткән «Канлы тамгалар» дигән дүрт кисәктән торырга тиешле эпопеясы. Беренче кисәген ул «Ил тыныч чакта» дип исемли, русча «Муть» дип атый. Без инде аны «Болганчык еллар» исеме белән беләбез. Монда 1877 елгы ачлыкка бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә. Икенчесенең исеме – «Ил өреккәндә». Биредә 1897 елда Россиядә халык санын алуга мөнәсәбәтле хәлләр гәүдәләндерелә. Өченче кисәктә рус-япон сугышы (1904) чоры сурәтләнеп, «Сабак» дип аталырга тиеш була. Дүртенче кисәген «Өермәләр» дип исемләү күздә тотыла. Анда 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгалары күрсәтелергә тиеш була. Күрәбез: татар халкының кырык еллык образлы тарихын эченә алган катлаулы әсәр. Аның беренче-икенче кисәкләре язылып тәмамланган, кайбер мәгълүматлар буенча, калганнары да караламада язылган. Әмма 1937 елда, кулга алынганда, алар эзсез югалган.

      Әйе, әсәрләрен Казанда бастыру өмете өзелгәч, М. Галәү Мәскәүгә йөз тота. 1929 елда СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында, «Канлы тамгалар» тарихи романыннан өземтәләрне туплап, татар телендә «Чүлмәк тулгач» дигән 79 битлек китап чыгара. Гайшә Шәрипова исемле әдәби мохиттә мәгълүм зыялыбыз эпопеяның беренче кисәген русчага тәрҗемә итә. 1930 елда Мәскәүдә «Муть» дигән исем белән ул басылып та чыга. Бороздин дигән каләм әһеле аңа кереш сүз яза. Икенче кисәген М. Галәү, «Мухаджиры» дигән исем куеп, үзе тәрҗемә кыла. Аны О. Быстрицкая дигән ханым әдәби эшкәртә. Роман 1934 елда шулай ук Мәскәүдә дөнья күрә.

      «Муть» әсәре укучыга барып ирешкәч үк, «Кушамат»


<p>2</p>

Казан утлары. – 1966. – № 12. – 38–39 б.