Аның ише ретро эстрада ансамбльләре оешып үрчи башлаган чак. Күңелле булды. Дәртләнеп, автобусны яңгыратып, юл буе җырлап кайттык. Сирәк булса да, андый күңел ачуларны гарнизоннарда замполитлар оештыргалыйлар иде. Соңыннан, югары командованиенең таләбенә колак салып, мәдәният министры Е. Фурцева әмере буенча, Мәскәү артистлары шактый еш килә башлады. Байтакларын күрергә насыйп булды. Мәгълүм, андый тамашалар, аулак һәм ябык гарнизоннарда хезмәт итүче гаскәриләрнең рухларын күтәрер өчен, махсус оештырыла. Үзәк мәдәният сулышын берникадәр тоеп торырга мөмкинлек бирәләр. Тик татар ансамбльләре генә килә алмады. Югыйсә татар яшәмәгән җир юк. Бездә дә маңкорт Дамир Белов һәм ГСМ начальнигы Кадыйров хезмәт итә. Ял көннәрендә, гадәттән тыш берәр хәл булмаса, атнасына бер тансык йокыны туйдырып, шәһәрчек тирәләрендәге урман аланнарына һавага чыгабыз. Зур кала корым-сөремнәреннән ерак булганга күрә, биредә һава саф, сулап туйгысыз, кар чиста, ак төсен югалтмый. Сирәгәеп калган сыман шәрә ялангач урман, төшләр күрепме, үлеп йоклый, язга яңа хәл җыя. Аның каты йокысын кышларга калган сирәк кошлар да уятмаска тырышалар кебек. Тавышсыз гына агачтан-агачка, куактан-куакка җим эзләп очып йөриләр. Бер карлыгач яз китерми дигән кебек, болар да урманны әллә ни җанландыра алмыйлар. Йөрәк тибеше ишетелерлек тынлык. Җан тынычлыгы, мәңгелекнең агышы… Җир-ана, балаларына гыйбрәтле үрнәк күрсәтеп, борчылып, җаннарын тынычландыра, дәвалый…