В начале было слово…. Коллектив авторов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Коллектив авторов
Издательство: "Центральный коллектор библиотек "БИБКОМ"
Серия:
Жанр произведения: Поэзия
Год издания: 2013
isbn: 978-5-7882-1490-0
Скачать книгу
все восхищались,

      теперь я без мыслей,

      теперь только зависть…

      Теперь пустота есть,

      и чувства исчезли,

      и черствое сердце,

      лишь мысли о жести…

      Стихи победителей

      (на татарском языке)

      Номинация «О любви»

Миләүшә Исхакова,КФУ Сиреньн ә р

      Май айларын ел да көтеп алам,

      Шаулап чәчәк ата сиреньнәр.

      Кочагымда шул сиреньнәр иде

      Кавышканда кайнар иреннәр!

      саен минем өстәлемдә

      Хуш исләрен бөрки сиреньнәр.

      Чәчәкләрнең иң гүзәле бит сез,

      Юктыр да әле сезгә, юк тиңнәр.

      Мәхәббәтең сүрелә төштеме соң,

      Басып киттеме әллә эшләрең,

      Сирень бүләк итмәдең син миңа,

      Быел әле әллә нишләдең.

      Язларым да минем үтте инде,

      Күптән чәчәк койды сиреньнәр.

      «Атмадылар быел сиреньнәр,» – дип

      Пышылдыйлар бары иреннәр.

      Номинация «О семье»

Гөлназ Габдрахманова,КФ РАП Гаил ә

      Гаилә – нинди гади сүз ул

      Әмма ия бик зур тылсымга.

      Бу дөньяда гаиләле булу

      Теләге белән күпләр ымсына.

      Гаилә ул җылы учак сыман

      Туганнарны җыя янәшә.

      Кайгыларны бергә җиңеп була

      Гаиләң белән булсаң янәшә.

      Гаилә ул назлы әни кебек

      Бишегенә салып тирбәтә.

      Кирәк чакта ул киңәшен бирә,

      Кирәк чакта шелтә белдерә.

      Шигъри юлларымда үтенечем,

      Сез бары тик шуны аңлагыз:

      Гаилә бит ул янып торган учак

      Ул учакны зинһар саклагыз!

      Номинация «Сатира»

Айсинә Исмагилова,КНИТУ – КХТИ К ә рим ә

      Көзләр килгәч күрше Кәримәгә,

      Калалардан кайта кунаклар.

      Кемгә кишер, кемгә катык кирәк,

      Күршеләргә кайтып куналар.

      Кайтып кунгач, көндез көтү кугач,

      Күл карарга китә кунаклар.

      Кояш кергәч кенә кайта кунак,

      Карый-карый камыш – куаклар.

      Кәримәкәй көндә каргый – каргый,

      Кырда көтә кәҗә көтүен.

      Күккә карап, кайткан «кашыкларның» –

      Кунакларның көтә китүен.

      Кунакларга кирәк катык – каймак.

      Кишер – кыяр кирәк кышларга.

      Кулга кергән кадәр күтәргәләп

      Кәримәдән китеп качарга.

      Кәримәкәй күзен кыса – кыса,

      Калтыранган кулын күтәреп,

      Кунакларга кертә казылыклар,

      Күптән кипкән, катып – күгәреп.

      Күңелләре кала күтәрелеп

      Кунаклары киткәч калага,

      Кулындагы кәбестәсен кочып

      Кәҗәләрен китә карарга.

      Номинация «Свободная тема»

Гүзәл Мирзаянова,КНИТУ – КХТИ* * *

      Бу Җанымның юктыр тынар чагы…

      Тагын нидер җитми күңелгә.

      Мин кем? – диеп сорау бирдем күккә –

      Кайтавазы гына ишетелә…

      Казан урамына