Жәлләү
Елына ничәмә тапкыр
Йөримен мин сайлауга –
Ярлылар депутат булып,
Әверелсен дип байга!
Бабайчылыкны җиңү
Бабайчылык – армиядә,
Тәртип бер булыр микән?
Җиңә алмыйлар гына бит,
Ә җиңү ансат икән:
Тынычланыр ата-ана,
Тынычланыр дуслары,
Булдырсалар армиядә…
Милиция постлары!
Куршавель – күрше авыл
Байлар бара Куршавельга,
Ә мин – күрше авылга.
Куршавельга баручылар
Әллә саймы акылга?
Бездә дә таулар, әй, текә,
Менеп кара үренә.
Күрше тавыгы шулай ул –
Күркә булып күренә.
Бездә дә нарат-чыршы бар,
Әллә инде күрмисез.
Кызлар бездә арзанрак,
Кадерләрен белмисез.
Бездә дә бик рәхәтләнеп
Сулар керә аласыз,
Шампан тулы бассейнга
Нигә кереп туласыз?
Бездә дә саф һава сулап
Була әле асылда…
Байлар китсен Куршавельга,
Ә мин – күрше авылга!
Сыешмау
Түбәтәй кигән бер егет,
Авызында – папирос…
Туктале, энем, ашыкма,
Бу бик зур, мөһим вопрос.
«Современныйланып» йөрмә,
Ташла бу гадәтеңне:
Йә түбәтәеңне кимә,
Йә ташла тәмәкеңне!
Киңәш
Этләр белән йөргәч халык,
Кайчакта куркасың да…
– Тешләвен беләсең килсә,
Баштан бак… хуҗасына!
Бердәмлек
– Көн саен эчеп кайтасың,
Бу инде тагын ни эш?..
– Әй, хатын, мин халкым белән
Бердәм булырга тиеш!
«Дусларыма…»
Дусларыма кирәк чагым –
Күп алар,
Дусларымның кирәк чагы –
Юк алар.
«Демократия…»
Демократия килгәч тә,
Чыктык рәхәткә:
Һәр өйдә – тимер ишек вә
Тимер рәшәткә.
Уңай як
Бәяләр коточкыч үсте.
Яңа тормыш башланды:
Әйбер алсаң, сатучылар
«Рәхмәт!» әйтә башлады.
Зар
Химиклар ник начар эшли? –
Көннән-көн күңел бизә.
Йөз грамм хәмер эчсәм дә,
Хатыным исен сизә.
Яхшы киңәш
Кимчелекләр адәмдә бар –
Хакыйкать шундый менә!
Яртысын – күрмәскә тырыш,
Бер чирегенә – эндәшмә,
Күр бер чиреген генә.
Ансына да бер киңәш:
Елмаеп кына эндәш!
Сырганак
Сырганакларның да бар ди,
Хатыннары, ирләре.
Бергәләп кенә утыртсаң,
Була ди җимешләре.
Күпме йөрдем, дөнья гиздем,
Булганмын бит томана.
Базарда аңлатып бирде
Бер абзый серен миңа:
– Алар, энем, кеше кебек,
Белмисең