– Тәк-тәк…
– Тәкелдәп торма. Тәвәккәллибез дә бетте-китте…
– Кая очрашабыз?
– Бездә…
Ачык сары төстәге «Жигули» олы юлдан элдертә генә. Кыска җиңле күлмәк киеп утырган Кәшифнең йөнтәс озынча куллары рульне бер уңга, бер сулга боргалады. Сакаллы йөзе тыныч, алга төбәлгән иде.
Комбайннар игеннәрне теземнәргә салып узган. Калкулыклардагы иген басулары сабыр тынлыкта үз сәгатьләрен көтәләр. «…Пресс ватылгач, ярый әле, цехка кереп дубляж ясату мәсьәләсен күтәрдем, артыннан йөрмәсәң торачак иде».
Кәшиф уйларына бикләнеп барган Ринатка дәште.
– Кәефләр ничек?
– Шәп…
– Безнең Саба яклары ошыймы?
Ринат, баш кагып, кырлар киңлегенә ишарәләде.
– Монда цех түгел. Һәммәсе күңелне иркәли.
Кәшиф дәртләнеп куйды.
– Чишмә күленә генә кайтып җитик. Андагы матурлыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел.
– Димәк, искиткеч! – дип елмайды Ринат.
– Әлбәттә…
Ярым шаяруга күчүдән алар көлешеп алдылар.
Ринат, юлдашының машинаны җиңел, кыю йөрткәнен сизеп: «Тик өйләнми генә Сакалбай», – дип куйды. Бу турыда аңа бүлек кызлары төрттереп тә әйтәләр иде. Ул, моңа артык игътибар итмәстән: «Ялгышырга өлгерербез әле», – дип кенә җибәрә иде дә эшенә тотына иде.
Бүген иртән Кәшифнең өендә булгач, егетнең хәлен бүтәнчәрәк төшенде. Кәшифнең түшәктә яткан авыру әнисе, институтта укып йөргән сеңлесе бар. Һәммәсе бергә бик үк зур булмаган ике бүлмәле квартирада яшиләр. Әйе, өйләнү мәсьәләсендә үз планы бардыр. Әнисе хромлаштыруда, гомере буе селтеле цехта эшләгән, пенсиягә чыкканчы ук авырып киткән. Әтисе, баш миенә кан савып, яшьли дөнья куйган. Машинасын хәзер менә малае йөртә.
Кәшиф кызыксынып сорады:
– Пресс хәлләре ничек? Эшлиме?
– Эшли. Башта егетләр ык-мык килеп тартышып караганнар иде. Пневмочүкечтә эшләүче бер абый вибрациядән куллары тотмыйча авырып больницага кереп яткач уйлана калдылар.
– Аннары эшли башладылармы?
– Хәзер ияләштеләр инде, тиз аңлап алдылар, бүтәне кирәкми дә… – Ринатның йөзендә, тынычланырга иртәрәк әле дигән сымак, борчылу галәмәте чагылып китте. – Тик бер пресс кына аз, икәү, өчәү кирәк. Дубляжсыз булмый. Эшне ахырына кадәр җиткерүне рәсмиләштерү ягын өстәгеләр тоткарламасалар ярый инде. Мелецков һаман акыл саткан була.
Мелецков фамилиясе аталуга, Кәшиф: «Да-а-а…» – дип сузды.
Ринат шушы мәлдә башын як-якка боргалаган кызгылт чырайлы Мелецковны күз алдына китерми булдыра алмады. Ул, бөгелмәс таяк бармагын төртеп: «Кара аны…» – дип, эчтән яный кебек иде.
– Тарткан-сузган була. Үзенә ике тапкыр кердем. Берсендә экономик исәпләүләр белән, юри. Юк, үз кырыгы – кырык. Янәсе, баш экономист уздырмас, директор каршы килер. Аңа нәрсә инде? Тиешле экономиядән чыгып эш итәсе генә бит. Аңламассың…
Кәшиф рульне сулгарак борды.
– Нәрсәсен аңламаска?.. Кытыгы килә…
– Анысын беләм. Үзен соавтор итик дисәң башлап йөрисе.
– Булмый торсын