Татар педагогикасы тарихында Рахманкуловлар
Әдәбиятчы һәм тәрҗемәче Габделмәннан һәм Солтан Рахманкуловларның исеме соңгы елларда еш кына телгә алына башлады. Бу мәкаләдә аларның татар педагогикасы өлкәсендәге прогрессив хезмәтләре турында сүз барачак.
Татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманколый 1860 елда хәзерге Арча районы Мәңгәр авылында туган. Ул – вакытында үзенең мөдәррисләре, хәлфәләре белән дан тоткан Кышкар мәдрәсәсендә белем алган һәм Казанга укытучылар мәктәбенә укырга килгән. Биредә ул рус әдәбияты белән бик нык кызыксына. Мәдрәсәне тәмамлагач, Габделмәннан хәзерге Саба районы Олы Шыңар авылына мөгаллим булып бара. Җәдитчелек тарафдары буларак, яшь мөгаллим авыл мәктәбенә зур үзгәрешләр кертә: мәктәп стенасына кара такта элә, эскәмияләр булдыра, аларга кара савыты урыннары ясап куя, география, хисап, рус теле укыта башлый. «Әлеп-би» не гыйлемлелекнең чиге дип уйлаган мәчет картларына яңа мөгаллимнең мондый кыюлыгы бер дә ошамый. Җитмәсә, яңа мөгаллимнең кара тактага «+» билгеләре куйганлыгы мәгълүм була. Диндар куштаннар монысына инде тыныч кала алмыйлар. Аларның уйлавынча, бу инде христиан диненә өйрәтү булып чыга. Мөгаллимгә яныйлар, авылдан китмәсәң, эшең начар булачак дип куркыталар. Төнлә белән, саклап торып, алар яшь мөгаллимне бик нык кыйныйлар. Янәсе, авылга рус динен кертергә йөрмә моннан соң, ишетсен колагың… Ләкин Габделмәннан бирешми, яңача укытуын дәвам иттерә, ул гына да түгел, гаилә корып җибәрә.
Соңрак, балаларын русча укыту теләге белән, Г. Рахманколый Казанга күчеп килә. 14 ел буе авыл мәктәбендә мөгаллимлек итеп, ул инде җитәрлек педагогик тәҗрибә туплаган, татар мәктәпләренең барлык кыенлыкларын күргән, үз башыннан кичергән була. Казанга килеп, «Борадәран Кәримовлар» нәшриятына эшкә керү белән, ул татар мәктәпләре өчен уку китаплары әзерләү эшенә керешә. 1898 елда яңа ысул белән укыту өчен төзелгән «Тәнбиһе сыйбъян» («балаларны искәртү, уяту» мәгънәсендә), «Мөгаллим» исемле дәреслекләре чыга.
Габделмәннан Рахманколыйның педагогик эшчәнлегенә бөек рус педагоглары К. Д. Ушинский һәм Л. Н. Толстойның йогынтысы зур була. Бу бигрәк тә аның 1906 елда басылып чыккан «Ачкыч» исемле уку китабында сизелә. Дәреслектә дидактик мәкаләләр, табигать күренешләре, крестьян хезмәтен тасвирлаган кызыклы гына материаллар урнаштырылган. Татар педагогикасы тарихында беренче мәртәбә бу китапка А. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре кертелә (1901 елда ук Г. Рахманколый тәрҗемәсендә «Балыкчы һәм балык турында әкият» аерым китап булып басылып чыга). Ул «Ачкыч» ка А. Пушкинның «Кышкы юл», «Кышкы кич» әсәрләрен һәм «Евгений Онегин» нан бер өзекне тәрҗемә итеп урнаштыра. Болардан тыш, уку китабында аның үз шигырьләре дә бар. Шигырьләрендә демократик рухтагы педагогның тагын бер сыйфаты ачыла: ул капитализм шартларында ярлылыкка дучар ителгән татар крестьянының ачы язмышына сыкрана, сызлана. «Авылда фәкыйрь тормышы» исемендәге шигырь әнә