Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке). Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03807-2
Скачать книгу
әфәнде, җанын кая куярга белмичә, әле анда, әле монда сугылды да… Мисырга Тутанхамон пирамидасын карарга дип китеп барды. Каһәр суккан фиргавеннәр пирамида төбенә ишекне безнең эрага кадәр үк тишеп куйганнар икән шул. Әмма утырып уйлар уйлар өчен яратылмаган Римзил әфәндене туктатам димә. Ул ничә гасырлар буе эшсез яткан сфинкска, күз кысып, баш селки дә Мисырдан Шәрыкка китеп бара.

      Бүгенге көндә ул, каян ишек тишәргә була икән дип, таяк белән суккалый-суккалый, меңнәрчә чакрымнарга сузылган Бөек Кытай стенасы буйлап бара, диләр. Әгәр кытайлар аңа ишек тишәргә рөхсәт бирсәләр, үз иероглифлары белән ул аларга менә дигән журнал чыгарып бирәчәк.

* * *

      Ниһаять, газета-журнал чыгарып кына баеп булмасын аңлаган диләр Римзилне. Соңгы вакытларда ул Бөтендөнья татар радиосы ачып мәш килә. Татар кылыч белән дөньяны яулый алмады, эфирда Җир шарын урап алачак, дип әйтә, ди. Моның өчен ике антенна кую җитә икән. Берсен – Керкәле тау башына, икенчесен Хеопс пирамидасы очына куясы да… Аннары инде… Яңгырат, әйдә, «Баламишкин» ны, татарым, экватор әйләнәли!

      Хикмәт нәрсәдә?

      Сиксәненче еллар. Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов Мәскәүдән һәм чит илдән килгән әдипләрне кунак итә. Казан урамнарын күрсәтеп йөри. Тротуарлар шактый тузанлы, әллә каян гына җил чыга да Казан ханлыгы чорыннан бирле әйләнештә йөргән тузанны биткә китереп сылый. Җилнең мондый да тәрбиясез кыланышыннан тәмам туеп, теш арасында тарихи ком бөртекләре шыкырдый башлагач, Сергей Михалков иптәш Ахуновны читкәрәк алып китә дә, дулкынлануыннан тотлыга-тотлыга:

      – К-К-Казаныгызны әйтерием. Ч-ч-чит ил кунаклары алдында оят. Нинди пычраклык бу! Мәскәү белән чагыштырырлык та түгел!..

      – Ә сез чагыштырмагыз да, Сергей Владими- рович, – ди Ахунов. – Мәскәүнең дворниклары – татарлар бит, ә Казанның урам себерүчеләре – урыслар.

      Юморны бәяли белгән Михалков шаркылдап көлә башлый. Ахуновның җилкәсеннән кага:

      – Шәп әйттең. Молодец! Минем үземдә дә татар каны бар бит, ничә процент икәнен генә кистереп әйтә алмыйм…

      – «Т» авазын тотлыгып әйтүегездән үк сизгән идем мин аны, – дигән Гариф Ахунов.

      Сынмаган

      Шагыйрь Разил Вәлиев үзе кебек үк җор телле энекәше Рәмзил белән Васильевода дача төзи. Алны-ялны белми атна-ун көн эшлиләр болар.

      Шулай беркөнне Рәмзил кыбырсый башлый:

      – Абый, Казанга кайтып килик.

      – Ни калган анда?

      – Болай булмый, абый, кайтып килик Казанга.

      – Ни җитми сиңа?! Ашарыңа-эчәреңә бар, сандугачлар сайрый, һава әйбәт.

      – Атна буе газета укыган юк, радио тыңламыйбыз, бер хәбәрсез…

      – Башыңны ял иттер әзрәк.

      – Үкенечкә калмасын, дим, абый. Сугыш-мазар чыккан булса… Бөтен дус-иш түшенә орден-медаль тезеп кайтачак, без, икәү, бернәрсәсез торып калабыз бит…

* * *

      Берничә елдан соң Рәмзил, зур тизлек белән «Жигули» енда барганда, йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. «Жигули» е тәмам җимерелеп,