«Хрущёв җепшеклеге» дип аталган чордан алып тагын да җанланыбрак киткән татар драматургиясе XX гасырның соңгы чорында шактый ук бай мирас туплый. Әсәрләр саны ягыннан да, сыйфат ноктасыннан да, жанрлар төрлелеге һәм стиль җәһәтеннән дә бу мирас татар совет драматургиясенең моңа кадәр үтелгән дәверләреннән аерылып тора. Ул елларда милли әдәбият тарихы өчен генә түгел, бүгенге сәхнә сәнгате өчен дә кыйммәтләрен саклаган пьесалар иҗат ителә.
Бу елларда милли драматургиянең торышын, яуланган уңышларны, тәрәккыят процессындагы аерым кимчелекләрне драматургия һәм театр тәнкыйте күз уңында тотарга, гомумиләштереп барырга тырыша. Мәсәлән, 1961 елның маенда «Социалистик Татарстан» газетасы «Драматург һәм режиссёр» дигән темага дискуссия оештыра. Сөйләшүдә заман героен ничек сурәтләү мәсьәләсе алгы планга чыга. Анда тәнкыйтьчеләрдән Гази Кашшаф, Ибраһим Нуруллин, Халит Кумысников белән беррәттән язучылар үзләре дә (Мирсәй Әмир, Хәй Вахит, Нәби Дәүли), режиссёрлар да (Хөсәен Уразиков, Нәҗип Гайнуллин, Гали Ильясов) актив катнаша[1]. Мирсәй Әмирнең «Драматург һәм уңай герой», Фатих Хөснинең «Драматургия әсәрләрендә конфликт мәсьәләсе», Казбек Гыйззәтовның «Хәзерге драматургия турында», Бәян Гыйззәтнең «Горький һәм татар драматургиясенең кайбер мәсьәләләре» кебек шул ук 1961 елда басылган мәкаләләре драматургия алдында торган бурычларны барлау юнәлешендә билгеле бер дәрәҗәдә этәргеч бирәләр.
1970 елда «Социалистик Татарстан» газетасы «Театр. Заман герое. Тамашачы» дигән темага сөйләшү уздыра[2]. Гариф Ахунов (газетаның 10 гыйнвар санында) башлап җибәргән бу сөйләшүдә катнашкан Гази Кашшаф (21 гыйнвар, 9 июль саннарында), Ильтани Илялова (25 февраль), Азат Әхмәдуллин (5 апрель), Габдрахман Минский (9 июнь) һ. б.ның мәкаләләрендә драматургиянең бүгенге торышы турында уңай һәм кайбер тәнкыйди фикерләр әйтелә.
1971 елның 28–29 октябрендә Әлмәт шәһәрендә хәзерге татар драматургиясе һәм республика театрларының репертуарлары мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырыла[3]. Төп докладчы Аяз Гыйләҗев булган киңәшмәдә драматурглар Мирсәй Әмир, Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин, Габдрахман Минский, Юныс Әминев, тәнкыйтьчеләр Ильтани Илялова, Азат Әхмәдуллин, режиссёрлар Марсель Сәлимҗанов, Мулланур Мостафин, Гали Хөсәенов шул чордагы сәхнә сәнгатендәге һәм әдәбиятындагы актуаль мәсьәләләр турында чыгыш ясыйлар. Болар һәммәсе татар драматургиясе үсешенә билгеле бер дәрәҗәдә өлеш кертәләр.
Бу чор татар драматургиясендәге мөһим үзенчәлекләрнең берсе шунда: авторлар театр сәнгатендә лирик-шигъри бизәкләр, метафорика, шартлылык һәм тирән мәгънәле детальләр зур роль уйнавын истә тотып иҗат итүгә йөз белән борылалар. Милли драматургия соңгы вакытларга кадәр, асылда, реалистик сәнгатьлелек тибына таянып үсте. Драматурглар, тормышны үз рәвешендә чагылдырып, төп игътибарны чынлыкны саклауга бирәләр иде. Вакыйга-ситуацияләр, аларның алышынуы, вакыйгаларда катнашучы