Сөйләшү кара таңда башлангач, Барсынбикә иренең йөзен күрми. Тавышына караганда, Диңгезхан бу хакта күптән уйланып йөргәнгә охшый.
– Әллә шул… – Өзеп кенә ни дә булса әйтми Барсынбикә, уйларын тирәнгә яшерергә өйрәнгән инде ул. Уйламый сөйләп, серенең чишелүеннән курка. Илдән илгә, өйдән өйгә йөреп, Барсынбикә баласын эзли дигән уй ике ятып бер төшенә дә керми бит моның. Ярдамы, судамы калган Күксылуны ул, ичмасам, бер исенә дә алып карамады. Диңгезханның бар шүрләгәне – танылып кую. Ә Барсынбикәгә моннан алты ел элек Атҗитәр авылында ишеткән хәбәр тынгы бирми: беркем белән яманаты чыкмаган әүлиядай бер кыз, бала табып, хурлыгыннанмы, әти-әнисеннән куркуданмы, авылны ташлап чыгып киткән. Кая киткәнен сорашса да, беркем бернәрсә әйтә алмады, әмма кызның исеме Барсынбикә йөрәгенә уелып калды: Шәһәрбану. Бу авылдан тизрәк киткәндә, шул кызның эзенә тизрәк төшмәсләр идеме икән?
– Эндәшмисең? – Ире Барсынбикәгә борылды.
– Мин нәрсә әйтим…
– Кайчан да булса бер төпләнергә кирәк лә, хатын!
– Кирәкми димим дә инде…
Дөресен әйткәндә, авыл күңеленә яткан иде Барсынбикәнең: мул гына сулы, ярларында эре-эре тирәкләр үсеп утырган елгасы бар, авылның үзен исә биек-биек таулар уратып алган. Әлбәттә, аларга, ялан башкортларына, бу тиклем биек таулар, урманнар ошап бетми, әмма шул ук таулар, шул ук урманнар яклый да, саклый да кебек.
Барсынбикә түшәгеннән торды, үрелеп пәрдәне күтәрде. Сызылып кына, моңландырып кына атып килгән таң аның йөрәгенең әллә кайсы җиреннән моң ургытты:
Ак куянкайлардан тун тектердем —
Тышкынасын нидән тышлаем?
Җәйгенәсен синдә җәйләгән идем,
Кышкынасын кайда кышлаем?
Барсынбикә җырлап бетереп, бераз утыргач әйләнеп караганда, Диңгезхан түшәгендә йөзтүбән ята иде.
– Аһ, ы-ы…
– Маңгайга язылган язмыш бу, Диңгезхан. Ходай әмере.
– Ходай әмере түгел бу, Барсын… Иблис кушуы.
– Ихсанбай хакына…
– Түзәм бит инде болай да! Күрмисеңме: түзәм!
– Түзсәң, бер синме?
– Син… хатын кеше…
– Кимсетмә, Диңгезхан! Токымым ил азатлыгы өчен башын салган узаманнардан килә. Оләсәм – Бәндәбикә! – Горурлыгына тел тиюдән Барсынбикәнең йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Бер фетнәдән соң калмыклар киленнәрен, оныкларын куып алып киткәч, хәтерләренә кемнәр икәнлекләрен, кайдан килгәннәрен төшендереп торырмын, җай чыкса, үзе генә белгән юлдан токымымны алып качармын дип ияреп киткән оләсәсе күз алдына килгәч, Барсынбикәнең күзләреннән яшь ургылып чыкты.
– Барсын…
– Тукта! – Ярсыган Барсын бирешергә теләмәде. – Эндәшмә! Син… Хатын-Барсын белән кайчан хушлашканыңны…
– Җитте, Барсын… Аңладым! – Бирешеп, кечерәеп киткән Диңгезхан-Сибгат сәке кырыена шуышты.
– Качма, Диңгезхан…
– Чү, Ихсанбай уяныр…
– Йөрәгең… йөрәгең юк синең!
– Ай әттәгенәсе… –