Шыгырдап ачылган ишектән Габдулла килеп чыкты. Ул беркавым ишегалдындагы чаналарга, келәт диварына һәм баскычына куелган ат сбруйларына карап торды. Һәм, кая барырга белмәстән, кое янына килеп басты, аннан, капкачын ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән аңа ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе – Газизәме? Ә бәлки, өченчесе – Зөһрә әнкәседер бу? Әнә шулай үз хәтерен барлап торганда, кое төбендәге ай чагылышы Сафиулланың өлкән хатыны Фатыйма булды да куйды: тирләп-пешеп чәй эчә, үзе туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Габдулла артка чигенде дә кое капкачын шапылдатып ябып куйды. Ул, ни капка ягына юнәлергә, ни өйдән чыгучыларны көтәргә белмичә, мунча почмагына елышты да, нигә икәнен үзе дә сизмәстән, әкертен-әкертен генә һәм тын гына, сабыр гына еларга кереште.
Болдырдан Сафиулла килеп чыкты. Бер әрҗә тоткан. Ул кече капканы барып ачты, капка төбен һәм урамны карашы белән барлады да ишегалдына борылды, һәм ул Габдулланы күреп, аның ни хәлдә икәнлеген ачык тоеп алды.
Ул арада ишектән кулына төенчеген тоткан Фатыйма да күренде.
– Әйдә, – диде ул, Сафиулла турысына җиткәч.
– Хәзер. Син бар, атлый тор.
– Бу малай кайда соң? – дип сорады Фатыйма, Габдулланы эзләп, як-якка каранды.
– Монда гына ул.
– Тышка чыгамыни? – дип, Фатыйма ипләп атлап китте.
– Нишләп торасың монда? – дип сорады Сафиулла, малай янына килеп.
– Болай гына, – диде Габдулла, сулкылдавын тыя алмыйча.
– Әллә елыйсың инде шунда? И юеш борын, юеш борын! Ни булды сиңа?
– Берни булмады ла…
– Әйдә, алайса кузгалыйк.
– Әйдә, – диде Габдулла һәм кинәт Сафиуллага сыенды.
– Җә, җә, борчылма. Бар да әйбәт булыр.
– Борчылмыйм мин.
– Курыкмыйсыңдыр ич?
– Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим.Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин… дим…
Мунча почмагындагы куе ботаклы карт миләш агачыннан аларның өстенә саллы гына кар ишелеп төште. Габдулла моңа илтифат итәр дәрәҗәдә түгел иде – күрмәде, сизмәде. Ә Сафиулла әллә көтелмәгән авырлыктан, әллә якасы астына эләккән карның эрү салкыныннан, әллә малайның бар җанын – үткәнен, хәзергесен, күрәчәген – ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләреннәнме зиһенен җыя алмый торды. Аннары, гаярь җилкенеп, иңеннән карны кагып төшерде: авыр-авыр итеп сулады, әле аяк астына, әле күккә карады. Аның авызы судан чыгарылган балыкныкыдай зур ачылган, салынып төшкән ирене калтырана иде. Ул чыгарга юнәлде, малайның үзенә тын гына, кыймый гына:
– Сафиулла агай… – дип эндәшкәнен ишетмәде әле. – Сафиулла агай, – диде малай, тавышын көчәйтә төшеп, һәм, аны кое турысында куып җитеп, сак кына тун җиңен тартып куйды.
– Әү, – диде Сафиулла. Тагын атлап китте, ләкин,