– Йә, кунакларны күрдеңме? – дип сорагандыр хатыны, ире белән сөйләшүне җайлау өчен.
– Кунаклар түгел алар, ә… – дип, ире ярып салгандыр, һәм юеш борын моны эләктереп алгандыр.
Нәби ага Бөгелмәгә кайтып җиткәнче көлде.
Кунакханәдә икебезгә бер бүлмә иде, ул тора-торып төне буе көлде. Йоклый алмады.
– Вәт, малай, алтмыш өч яшемә җитеп, немец коллыкларын күреп, үз гомеремдә беренче тапкыр мондый бәя алдым, – дип, голдыр-голдыр килеп, гел көлде.
…Иртән күк йөзе чистарган, аэропорт пассажирларының йөзенә өмет чаткылары чыккан иде. Горком кешесе туп-туры аэропорт начальнигының бүлмәсенә кереп китте. Ике-өч минут үтүгә, безнең янга елмайган начальник чыкты, барыбыз белән дә кул биреп күреште һәм абруйлы пассажирлар бүлмәсенә узарга чакырды.
– Беренче рейс – сезгә, – диде ул, елмаеп. Мин кичәге «чего-о-о?»ны хәтерләдем, йөрәгем «жу» итеп китте.
Без теге бүлмәгә кереп чишендек, җайлы йомшак урыннарга сеңдек, озак та үтми, буфетчица бер поднос күтәреп керде, салфетка астында алма, конфетлар, рюмкалар һәм ике шешә бренди иде. Рәхәт чигеп утырганда, форма кигән бер авиатор безнең өстәлгә авиабилетлар кертеп салды: «Ярты сәгатьтән үзебез «посадка»га чакырырбыз», – диде. Бөгелмә аэропорты, шулай итеп, ике төрле төс белән күренде.
Нәби ага самолётта да вакыт-вакыт көлгәләп кайтты:
– Вәт, малай… Герман лагерьларын узып… Алтмыш өч яшькә җитеп… Өч яшьлек бер юеш танаудан шундый сүз ишет әле…
…1989 ел, Җиңү көне тирәсе. Радиодан чыгыш ясыйм. «Бездә, – дим, – Бөек Ватан сугышы темасы әдәбиятта ачылмыйча калды. Фронтовик язучыларыбыз иртә үлеп беттеләр. Русларда «хәрби повесть» жанры туды, бездә – юк».
Нәби ага ул көннәрдә хастаханәдә ята иде. Шул чыгышымны тыңлаган, рәнҗеп, миңа чылтырата:
– Минем ике әсәремне оныттыңмыни? Мин сиңа бик үпкәләдем. Ничек инде ул алай, ә? Син дә шулай сөйләгәч…
Мин шунда аңа болай дидем:
– Нәби ага, мин студентларга «Хәзерге заман совет әдәбияты» курсын укыйм. Шунда «Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасы» дигән бүлекчә бар. Шул теманы узганда, мин, Ю. Бондарев, Г. Бакланов, В. Кондратьев, В. Быков әсәрләре белән берлектә, татар язучысы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» һәм «Җимерелгән бастион» әсәрләренә анализ ясыйм. Студентлар «Яшәү белән үлем арасында» әсәрен аеруча яраталар.
Телефон трубкасында хәлсез тавыш ишетелде.
– Рәхмәт, туган. Рәхмәт. Югыйсә бик рәнҗегән идем.
Язучыларның 1989 елгы съездына барганда, иртән Наҗия апа очрады. Нәби аганың хәлен сораштым.
– Хәле бик җитди, янында утырам, – диде Наҗия апа. – Менә бүген мине кайтарып җибәрде әле. Бар, ди, съездда утыр, ниләр сөйләрләр икән.
Шул көнне ул җан биргән.
Съездның соңгы көнендә Комлев урамындагы бинага аның мәетен китерделәр. Авыр минутлар иде. Шунда мин уйлап куйдым: Нәби ага үз гомерендә берәр кешене рәнҗеттеме икән? Юктыр. Язмыш тарафыннан, гадәттә, кешене рәнҗетмәгән