Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03762-4
Скачать книгу
очень дорожит временем. И лишний раз утверждает одну очень важную закономерность: не в отрыве от общества рождается и развивается талант. Творческий успех приходит только тогда, когда художник творит в тесной связи с обществом, с его заботами.

…Мы знаем, что Гариф Ахунов завершает в эти дни новый роман. По некоторым отрывкам, появившимся в печати, можно сказать, что это произведение о том, как пришла в Октябрьскую революцию татарская женщина, какое участие в ней она принимала. Очень возможно, что в год своего пятидесятилетия писатель порадует издателей, положив им на стол свою законченную рукопись. Надо надеяться, что это произведение станет серьёзным явлением в татарской прозе. Ибо юноша силён в двадцать лет, поэт может быть сильным в любом возрасте, а для прозаика пятьдесят лет – самая плодотворная пора.

Обо всём этом я подумал, глядя на снимок, опубликованный в «Красной Татарии» двадцать восемь лет тому назад…

Советская Татария. – 1975. – 26 сентября

Тукай үлде – Тукай яши…18

Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә Октябрь революциясенә кадәр ике генә мәртәбә «массовый» төстә дәресләр уздырылмавы турында билгеле. Болар 1910 елның ноябрендә Л. Н. Толстой үлгән хәбәр килеп җиткән көнне (мәсәлән, Иж-Бубыйда) һәм 1913 елның апрелендә Тукай үлгән көндә. Тукайның үлеме турындагы хәбәрләр Петербург, Мәскәү, Оренбург, Казан, Әстерхан матбугатында күп урын ала. Петербург, Мәскәүдәге рус газеталары моңа кат-кат әйләнеп кайталар.

Менә Тукай үлгәч татар матбугатында күренгән кайбер хәбәрләр: «Әстерханда гавам университетының идарә рәисе табиб Нариман бәк Нариманов аудитория залында мәрхүм Габдулла Тукаев хакында лекция укыту хакында рөхсәт сорап хөкүмәт мәэмүриятенә мөрәҗәгать иткән.

Лекция Габдулла әфәнденең дусларыннан Сәгыйть Рәмиев тарафыннан укылачактыр. «Идел»нең (Әстерханда чыга торган татар газетасы. – М. М.) язуына күрә, лекцияне хатыннарга да тыңлау уңай булсын өчен, аларга сәндерәдә махсус урын тәгаен ителгән»19.

Әмма Тукай исеме дәүләт учреждениеләрен куркыткан. Ул көннәр үткәннән соң шул ук газетада укыйбыз: «Әстерханда гавам дарелфөнүне20 Габдулла Тукаев хакында мөселманнар өчен лекция укырга рөхсәт сорап мәхәлли мәэмүрияткә21 мөрәҗәгать иткән икән, рөхсәт бирелмәгән…»22

Габдулланы Сәгъди абзыйдан Кушлавычка алып кайткан Бәдретдин яза (хәтерлисезме: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга…» – «Исемдә калганнар»дан): «Кардәшем Габдулла Тукаевның вафат хәбәрен ишетеп бик каты кайгырдык, вакытсыз дөньядан китүенә һәм җиде елдан бирле күрешми калуымызга үкенечтә булдык. Габдулланың хәсрәтен уртаклашкан һәм күркәм кыйлып озаткан дус-ишләренә чын күңелдән рәхмәт укыймыз. Бәгъдә Тукаевның туганыннан башлап Җаектан Казанга киткәнче булган хәлләрен белгәнемчә, кирәк булса язып та бирер идем. Кырлайдан Кушлавычка алып кайтып Җаекка озаткан агасы Бәдретдин

18

Текст шәхси архивтагы кулъязма буенча бирелә. Матбугатта басылганмы-юкмы, билгесез. Язылу вакытын да чама белән 70 нче еллар ахыры дип фаразлыйбыз. – Г. Х.

19

Йолдыз. – Казан. – 1913. – № 969.

20

Дарелфөнүн – университет.

21

Мәэмүрият – урындагы кешеләр.

22

Шунда ук. – № 980