Маяклар булсыннар.
Юлларның дөресен,
Күрсәтеп торсыннар…
Авыл ипие
Авылның икмәге,
Хәтердә, хәтердә…
Исләрен сизгәндәй,
Тоела хәзердә…
Бу җирдә чәчелгән,
Бу җирдә урылган…
Авылда он итеп,
Тартылып куелган…
Мичләрдә авылда,
Пешерә алганнар.
Һәр өйдә әниләр,
Ипиләр салганнар.
Авылның икмәге,
Күпләрне үстергән.
Яшәүгә тормышта,
Ул безгә көч биргән.
Тарихка күчсәдә,
Авылның икмәге…
Иң олы ризыгым,
Күңелдән китмәде…
Ничек булыр
Җыйсаң кара, дөньяң кара булыр,
Җыйсаң гaйбәт, торыр гайбәттән.
Пөхтәлеккә генә тартылганда,
Тормышларың булыр әйбәттән.
Ерак булсаң җиңел акыллыктан,
Җүләрлекләр сиңа кагылмас.
Юлларыңда җиңелерәк булыр,
Белер белмәс юлдан барылмас.
Тирә ягың булыр мәшәкатьсез
Авыр йөкләр сиңа төялмәс.
Язмышыңа тугры була алсаң,
Сине беркем түбән ия алмас.
Кеше бөек, кеше булып калса,
Адашмаса тайгак юлларда.
Җирдә булган изге кануннары,
Үтәлгәндә, юлдаш булганда.
Күпме кирәк җирдә яшәү өчен,
Бер кешегә бары җитәрлек…
Ризыгыңда, булган кирәк ярак,
Тормышларны дәвам итәрлек…
Кала шул
Күпме теләк әле теләнмәгән,
Күпме юллар калган үтәсе.
Кечерәеп беткән йомгакларны,
Бердә килми ашыгып сүтәсе.
Очып китү өчен канатлар юк.
Тәпилибез hаман атлыйбыз.
Алдап булмый икән күңелләрне,
Бәрәкәтен әллә тапмыйбыз.
Үтелмичә кала вәгьдәләрдә,
Хәтерләрдән чыгып югала.
Башкарылмый иң кирәге кайчак,
Бер файдасыз вакыт югала.
Югалганның арта кадередә,
Булганнарны күңел күрмәгән.
Чабыш вакытында атлар кебек,
Башка уйлар анда кермәгән.
Җитә алмас инде калган вакыт,
Гомер буе кирәк – эшләргә.
Кайсын гына бүген башкарсаңда,
Калганнары белән нишләргә…
Гармун
Күңел ачу диләр бәйрәмнәрне,
Җыелышып утыру, җырлауны.
Күңелләрне дәртләндерә торган,
Гармун тавышларын тыңлауны.
Телләренә аның баса белсәң.
Әйтеп бирә ала серләрне.
Матурлыкка мана ул кичләрне,
Кабатланмас итә төннәрне.
Гармун уйный ала туктамыйча,
Бармакларың гына талмасын.
Тузан капламасын иде киләчәктә,
Гармунчысыз алар калмасын.
Безнең ялгыш
Уйланулар килми калмый инде,
Килә алар тормыш юлында…
Кемнәргәдер тормыш барышында,
Кемнәргәдер тормыш соңында.
Уйланмыйча кеше