1) борынгы нигез телдәге *е(ä) авазының күпмедер үзгәрешләр кичергән хәлдә саклануы[37]. Ягъни бу очракта татар әдәби телендәге һәм диалект, сөйләшләрдәге ә, ē авазларының югарыда китерелгәнчә кулланылышы күздә тотыла;
2) гарәп-фарсы телләре йогынтысы;
3) борынгы *а авазының нечкәрүе.
Төрки тел белеменә караган башка хезмәтләрдә исә татар, башкорт телләрендәге ә авазының чыганагы итеп күбрәк *а ның нечкәрү күренеше китерелә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган соңгы хезмәтләрнең берсендә бик үк объектив булмаган караш та чагылыш таба. Анда хәзерге татар (башкорт) телләрендә ә авазы бары тик гарәп-фарсы алынмаларында гына кулланыла, ягъни ул борынгылык күренеше була алмый дигән берьяклырак караш үткәрелә: «Открытый вариант ä данной фонемы в названных языках (татар, башкорт телләре күздә тотыла. – Ф. Х.) по преимуществу представлен только в составе слов заимствованных из персидского языка (включая опосредованные персидским слова арабского и иного происхождения)»[38].
Мәсьәләгә ачыклык кертә төшү өчен, хәзерге телдә ә авазының кулланылышына җентеклерәк күзәтү ясыйк:
1) хәзерге телдә ачык ә авазы, чыннан да, гарәп-фарсы алынмаларында актив кулланыла: әҗер, әмәл, әхлақ, әһәмийәт, wәйран, мәқәл, кәғәз, сәнғәт, сәләт, тәқдир, җәбер һ. б.;
2) ә авазы борынгы а авазының нечкәрү нәтиҗәсе булып тора. Тикшеренүчеләр бу күренешне комбинатор үзгәрешләргә кертәләр, ягъни бу очракта а авазы тел алды тартыклары җ, ч, с, з, ш һәм сонор тартыклар янәшәсендә нечкәрү кичерә, шул ук вакытта аларның күбесе хәзерге телдә сингармоник дуплетлар буларак кулланыла: ачы – әче, арчу – әрчү, бағла – бәйлә, аз – әз, йабышу – йәбешү, ана – әни, ата – әти, ақрын – әкрен, баw – бәй һ. б. Бу күренеш аерым сөйләшләрдә тагын да ешрак очрый: ач – әч, ачқыч – әчкеч, җайдақ – җәйдәк, йанчық – йәнчек, йаңақ – зәйәк һ. б.
Шул ук күренеш борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә чагыла: йаш – йәш, сач – чәч, айт – әйт, йайыл – җәйел, айлану – әйләнү, саныч – чәнеч, сачәк – чәчәк, байрам – бәйрәм һ. б.
Сузыклар күчеше башлыча бер иҗекле тамыр сүзләр кысасында карала. Татар телендә исә ачык ә авазы сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә, шулай ук кушымчаларда килә: тәгәрмәч, бәйрәмгә, гөлләрдән, әниләргә һ. б. Бу очракта ә авазының кушымчаларда кулланылышын икенчел сузык, ягъни сингармонизмга бәйле рәвештә а авазының нечкәрүе дип карарга мөмкин. Шул ук вакытта ике иҗекле тамыр сүзләрдәге ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә борынгы *е авазы урынында актив кулланылуына игътибар итү дә бик мөһим. Аны борынгылык күренеше, ягъни нигез телдәге *е (ä) авазының татар телендә үзенчәлекле чагылышы дип карарга тулы нигез бар. Татар телендәге әлеге үзенчәлекне, аерым алганда, түбәндәге сүзләрдә ачык күрергә мөмкин:
Этимологик