Ә ул күп тә үтми дошманны җиңеп исән-имин әйләнеп кайтты һәм боярлар алдында үз-үзен янә бер тапкыр аклады. Шушы хәлләрдән соң Дума боярлары да Иван Телепнёвка бик үк рәнҗеми башладылар. Йөри икән бөек кенәгинә ятагына, йөри бирсен – ул да кеше. Елена шат иде – аның турында да авыз чайкаучылар кимеде. Ләкин нигә соң әле ул килми дә килми, Рождество ич! Ул бүген аның күңелен күрергә тиеш. Елена, сөйгәне белән берүзе генә калу өчен, олан кенәзне Иван Шуйскийга биреп җибәрде. Аның балалары арасында Ваняга күңеллерәк булыр дип уйлавы иде, аннары өйдә дә аулаграк чакны күңел тели. Сөйгәне белән Рождество төнендә ялгызы гына калу күптәнге хыялы иде. Ул аны ярата, ярата дию генә аз, ул аңа күптән гашыйк, Василийга кияүгә чыккач та, бергәләп монастырьларга йөргәндә үк… Ә анда булган хәлләрне сөйләп кенә аңлатып бирәсе түгел. Күзгә-күз карашу белән Еленаның тәннәре чымырдый башлар иде. Кайбер хатын-кыз кылган гөнаһысы өчен үкенү тоя, Елена исә күрешүдән канатлана гына бара иде.
Алгы якта ишек тавышы ишетелде. Елена йомшак урындыктан кузгалды, ишеккә таба китте. Ул ни сәбәпледер дулкынлана, бераз гына каударлана, хәтта гасабилана иде. Сәбәбен белмәде, белергә дә теләмәде, ул – гашыйк хатын-кыз, ә гашыйк хатын-кыз сөйгәне өчен гомерен дә бирә ала.
Ләкин ишекне шакымадылар, алгы якта ышанычлы кешесе дьяк Ваарлам гына йөри иде, ул аны аяк өстерәлешеннән үк таныды. Елена бертын ишек янында көтте. Менә-менә килеп керер иде кебек. Кермәде. Үзен тынычландырырга теләп, вак-вак атлап, үзенә күрә Яңа елны каршыларга хәстәрләнгән өстәл янына килде, бермәл, өстәл почмагына тотынып, уйланып торды. Өстәл тирәли өч урындык куелган иде. Ваарлам куйган, күрәсең, олан кенәз дә Яңа елны биредә каршылар дип уйлагандыр, гәрчә Ваняның Шуйский белән китүен белсә дә. Өченче урындыкны алып куярга кирәк, алар бүген икәүдән-икәү генә булырга тиешләр. Моңа кадәр Рождество көнендә янында һәрчак балалары булыр иде, дүртәүләп күңел ачарлар, аннары йортка чыгарлар, чыршы янында әйләнерләр, кар атышырлар, уйнарлар, көлешерләр иде. Бүген Елена сөйгәне белән берүзе булачак. Ул моны үзе теләде. Ул – хатын-кыз, аның сөясе, сөеләсе килә иде. Иманы