– Государыням, бөек кенәгинә Елена! Мине бала чакта ук хөрмәткә ия ирегез Василий үз тәрбиясенә алган иде. Ул мине кадерләп, анасыннан аерылган көчек нисбәтендә тәрбияләде, ашатты-эчертте һәм, балигъ булгач, Казан тәхетенә утыртты. Гөнаһсыз кешене гөнаһлы итеп, казанлылар мине эт урынына куып җибәрделәр. Мәрхүм ир-канатыгыз Василий миңа яңа калалар бирде, иллә мин аның кадерен белмәдем, томана рәвешендә аңа хыянәт иттем. Инде мин үз җәзамны алдым, юләрне дә гафу итәләр, мин хәзер сезнең алдыгызда кылган гөнаһларым җуярга телим. Мин, бөек кенәгинә, ант итәм: киләчәктә, тәнемдә җаным булганда, Рәсәй дәүләт иминлеген саклармын, гаебемне аклар өчен гомеремне дә кызганмам…
Шунда бөек кенәгинә Елена Глинская әйтте:
– Шаһгали хан, хак, мәрхүм олуг кенәз сине каһәрләгән иде. Инде син үткәнне оныт, киләчәктә изге юлда бул. Безнең дә, үзеңнең дә иминлегебез сакла.
Йөзе елмаюга җәелгән Шаһгали хан аягүрә басты һәм әүвәл олан кенәзгә, аннары анасына кат-кат баш орды һәм, бил бөгә-бөгә, тәпен-тәпен артка, ишеккә таба чигенде.
Атна-ун көннән кенәгинә Елена Глинская Фатыйма ханбикәне янә үз өенә кунакка дәштерә. Шаһгали җәмәгате Фатыйманы Мәскәүнең дәрәҗәле бай хатыннары каршы алалар. Бөек кенәгинә кунакны болдырга чыгып үзе каршылый. Иреккә чыгарылган хатын белән кенәгинә кушкуллап күрешәләр. Кенәгинә кунакны ияртеп түр якка алып керә. Табынга утырышалар. Шулчак өйгә олан кенәз килеп керә, аны барчасы да аягүрә басып каршы алалар. Олан кенәз бай хатыннарына бөтенләй игътибар итмәстән Фатыйма ханбикәгә сәлам юллый һәм түргә, анасы янәшәсенә утыра. Табын караучы киленнәр берсеннән-берсе затлы ризык-нигъмәтләр ташыйлар, хәтта өстәл уртасына кыздырылган чучка баласы куела. Әмма аңа Фатыйма ханбикә хәтта күтәрелеп тә карамый. Бөек кенәгинә кунак каршына әле моны, әле тегене куярга куша.
Тукта әле, ир-канаты төрмәгә утырткан ханны вә ханбикәне азат итеп, аларны үз тарафына дәшеп, сыйлау вә кыстау һәм