Тик башта ныклап уйларга кирәк булыр. Саклык чарасы буларак, әлегә Василий илчесе Питәй Тургайны кабул итми торырга. Юк, бөтенләй кабул итмәскә. Кайтып китсеннәр. Әйе, кенәзләре дә вафат, ди. Аты юкның башы юк, башы юкның аты юк, диләр. Сабыр итәргә, Мәскәү тәхетенә кем утырыр, шуңа карап карарын кылыр… Уйла, уйла, Йосыфҗан, урысны борып җибәрерсең, Тургай борылыр да китеп тә барыр ул, икенче көнне Җангали ханзадәдән яучылар килеп төшсә?.. Әнә шунда инде уйлап карарсың…
Әллә соң Питәй Тургайны гына кабул итәргәме? Питәй кадәр Питәй буш кул белән генә килмәгәндер. Без дә илчеләрне буш кул белән җибәрмибез ич!.. Бер форсаттан Мәскәүдәге хәл-әхвәлләр хакында да сорашыр. Күпме генә әтәчләнсәң дә, Мәскәү илчеләре белән исәпләшмәү ярамастыр. Әйтик, Исмәгыйль энесе тегеләрне колач җәеп каршы алсын да, энесеннән күп тапкыр куәтле абасы Йосыф илче кадәр илчене борып җибәрсен, имеш. Энесе белән сәүдә юлларын вә төбәкләрен тәгаен бүлештеләр бугай инде. Исмәгыйль Мәскәү вә Казан юлын таптаса, Йосыф кулында Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч юллары. Хак, Исмәгыйль энесе абасы сәүдәгәрләренә каршы төшкәләде: башта Мәскәүдән борды, аннары Казаннан. Ул гынамы, абасына язып та җибәргән. «Абам, без синең белән сәүдә юлларын бүлешкән идек бит инде, ә син һаман Мәскәүтин белән Казанга сәүдәгәрләрең җибәрәсең», – дип, үпкәсен белдерде. Бу эш ары таба да дәвам итсә, эшнең кылычка ук барып җитүе бар. Ә бит алар бер анадан туган балалар. Казан ханы Җангали Сөембикә кызына өйләнгән хәлдә, ошбу төрки-туран дөньясында даны еракка таралган мәркәз сиздерми-тынмый гына Йосыф бәк канаты астына күчеп куяр иде. Димәк, шулай кылу хәерлерәк булыр. Тик менә торып-торып бер амин дигәндәй, бу Питәй Тургайга ни калды икән Сарайчыкта? Чынлап та Сөембикәне Җангали ханга димләргә килүеме, әллә бу бер-бер хәйлә генәме?.. Холык китә, гадәт кала, диләр,