Сайланма әсәрләр. Муса Джалиль. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Муса Джалиль
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Классическая татарская поэзия (Классик татар шигърияте)
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04120-1
Скачать книгу
кебек ал йөзең.

      Бик иртә торгансың,

      Нәкъ Чулпан йолдызы!

      Без икәү китәрбез

      Бер эздән, сафланып,

      Дулкынлы арышлар

      Диңгезен актарып.

      Бәхетле шат җырдан

      Бөтен кыр яңгырар.

      Җил тынар җыр тыңлап,

      Күл өсте ялтырар.

      Бер яктан елмаеп,

      Ал кояш күренер.

      Кыр, урман һәм күлләр

      Саф нурга күмелер.

      Ул карар иркәләп

      Бәхетле икәүгә!

      Үзебезне һәм илне

      Бәхетле иткәнгә!

      Таң кызы! Бир кулың,

      Сөй мине, иркәлә!

      Таң кызы! Җил тагын

      Килсенче иртәгә!

1937

      Яңгыр

      Кояш качты болыт артына,

      Болыт үсте һаман акрынлап.

      Таулар күксел томан эчендә,

      Яңгыр килә инде якынлап.

      Үләннәрне капшап, җил исте,

      Шадраланды кинәт күл өсте.

      Күл буена үскән камышлар,

      Кочаклашып, пыш-пыш үбеште.

      Яшен яшьнәп куйды кинәттән,

      Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.

      Килеп җитте болыт, шуннан соң

      Коеп салды яңгыр чиләкләп.

      Кыр тын алды көлеп, иркенләп;

      Ерганаклар – күк тау битендә.

      Тамчыларны йотып, кинәнеп,

      Җем-җем килә зәңгәр җитеннәр.

      Яңгыр китте, озак тормады,

      Җирдән сөйрәп күксел томанын.

      Ул ашыкты нәүбәт буенча

      Сугарырга күрше кырларны.

      Кояш чыкты болыт артыннан,

      Көн аязды шуннан акрынлап.

      Шатлык сыймый минем йөрәккә,

      Бу табигать бигрәк матур ла!..

      Безнең тормыш шундый ирекле,

      Шатлыклы һәм матур түгелме?

      Яңгыр алды төсле өметле,

      Яңгыр арты төсле күңелле!

1937

      Арыш кырында

      Таң кызара.

      Зәйнәп комбайнда

      Арыш кыры белән таныша.

      Арышларга кызу,

      Чөнки Зәйнәп

      Кояш белән бүген ярыша.

      Ярыш шарты шулай:

      Кояш теге

      Тау артына кереп батканчы,

      Егерме биш гектар арыш кыры

      Чүмәләләр белән каплансын.

      Белмим, әллә шушы ачуданмы,

      Кояш бүген үтә кыздыра.

      Комбайнчы кызны үртәгәндәй,

      Юл чатында йомран сызгыра.

      Куаклар тын; күлләр дулкынланмый,

      Җил тибрәтми зифа камышны.

      Һәммәсе дә бүген тып-тын калып

      Күзәтәләр гаҗәп ярышны.

      Табигатьтә әле булганы юк

      Мондый көч һәм мондый җитезлек,

      Кояш юлын үтеп өлгермәсен,

      Ә кыз кичсен зур бер диңгезне!

      Кояш менә…

      Һаман өскә менә,

      Тауга менгән

      Зәйнәп шикелле.

      Икесе дә якты, алсу йөзле,

      Икесе дә матур, сөйкемле.

      Кояш төшә,

                           кояш түбән төшә,

      Таудан төшкән Зәйнәп шикелле…

      Икесе дә дәртле, шат йөрәкле,

      Икесе дә батыр, сөйкемле.

      Кояш юлы инде күп калмаган,

      Күкселләнеп көтә тау арты.

      Зәйнәп