Сайланма әсәрләр. Муса Джалиль. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Муса Джалиль
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Классическая татарская поэзия (Классик татар шигърияте)
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04120-1
Скачать книгу
киек каз кебек,

                Дулкыннар, дулкыннар?!

      Мин аңлыйм бит сезне,

      Мин сезгә ышанам,

      Сездәге дәрт безнең

      Дәртләргә охшаган,

                Дулкыннар, дулкыннар!

      Сездәге ашкыну,

      Сездәге талпыну

      Нәкъ безнең ярсыган

      Йөрәкнең ялкыны,

                Дулкыннар, дулкыннар!

2

      Йөрәкле яшь егет

      Юл тотты еракка,

      Тирбәлеп, чайкалып

      Сезнең киң кочакта,

                Дулкыннар, дулкыннар!

      Мин калдым аерылып

      Йөрәгем дусыннан,

      Ул җиңеп кайтканчы,

      Мин китмәм шушыннан,

                Дулкыннар, дулкыннар!

      Ул – минем шатлыгым,

      Ул – йөрәк ялкыным,

      Ул – батыр, сөйкемле,

      Нәкъ сезнең шикелле,

                Дулкыннар, дулкыннар!

Апрель, 1936

      Май

      Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,

      Кышның соңгы суыкларын алып киткән,

      Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,

      Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.

      Куе яшел яфрак ярган ак каен да,

      Кибеп, сулып утырмыйм дип май аенда.

      Без дә чыктык йөгрә-йөгрә яланаяк,

      Һәм кояшка кызынырга сузыл да ят!

Май, 1936

      Яшьләр

      Безгә күп булса

      Егерме ике.

      Яшьлек – безнеке,

      Яшәү – безнеке.

      Эштә без җитез,

      Җиңел сөякле.

      Көрәштә батыр,

      Курыкмас йөрәкле.

      Безгә хас түгел

      Елау, сыкрану.

      Авырлык туса,

      Әрнеп сукрану.

      Безгә хас түгел

      Эштә акрынлык.

      Безнең йөрәккә

      Ят ул – салкынлык.

      Безгә хас ялкын,

      Дәрт һәм кыюлык.

      Безгә бик читен

      Дәртне тыюы!..

      Барганда булсын,

      Кайтканда булсын,

      Урамда булсын,

      Бакчада булсын,

      Без бар дөньяны

      Яңгыратабыз.

      Җырлап барабыз,

      Җырлап кайтабыз.

      Безнең төркемдә

      Гел көлке-уен.

      Безгә тын бару,

      Тын кайту кыен.

      Сөйсәк инде, без

      Янып сөябез.

      Яшәү һәм сөю

      Тәмен беләбез.

      Тормыш кул бирә

      Безгә – яшьләргә!..

      Телибез илдә

      Тәмләп яшәргә!

      Ләкин бәхетле

      Илебез өстенә

      Яу килсә, канлы

      Балта өстерәп,

      Без шул минуттук

      Чиктә булырбыз.

      Дәртне дошманга

      Каршы борырбыз.

      Яшьлек тиңдәшсез

      Зур бер көч белән

      Яшьнәр ул вакыт

      Дошман өстенә.

      Үлем куркытмый

      Безне сугышта,

      Көлә белербез

      Без соң сулышта.

      Туган ил өчен

      Батыр сугышып,

      Сулаган чакта

      Соңгы сулышын,

      Елмаер безнең

      Яшьлек бәхетле.

      Үлем җиңалмас

      Безнең