Сәяхәттә йөргәндә, төрле төрки халыкларның гади вәкилләре белән очрашып, язылмаган фольклорларын өйрәндем. Ашугларны, багшыларны, акыннарны, манасчыларны тыңладым.
1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә «үзем» белән очраштым. Назыйм Хикмәт, Төркиягә киткәндә (1928 елның язында), Азернәшергә шигырьләре мәҗмугасын биреп калдырган, һәм ул Бакуда китап булып чыгарга тиеш иде. Үзбәкстан газеталарының берсе бу мәҗмуганың дөньяга чыкканын хәбәр иткәч, шуны эзләп, көтепханәгә кердем. Н. Хикмәтнең төрек телендәге яңа формасын күрәсем килә иде. Шуны эзләгәндә, «X. Туфан шигырьләре» дигән китапны күреп хәйран калдым. «Кем бу, нинди Туфан икән соң бу?!» дип аптырап киттем. Ачып карасам – минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем булган Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса.
Бу мәҗмугамны йөрәкне учыма салган кебек итеп нәшриятка тапшырганда, укучыларыма кереш сүз рәвешендә ни дә булса әйтергә тиеш идем.
«Сүзне кайдан башларга икән соң?» – дип уйлап утырганда, әлегәчә кайда булса да күргән һәм күреп белмәсәм дә, хатлары, сүзләре аша төсмерләнгән укучыларым күз алдына килеп басты.
Укучылар дигәч тә, Тукайның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән үлемсез сүзләре искә төшә. Укучыларга, – димәк, үзе дә шагыйрь булган халыкка, гәрчә шигырь язмаса да, үзенең көндәлек тормышындагы кичерешләрен җыр итеп, бәет һәм мәкаль итеп әйтә ала торган халыкка, җырлый-җырлый яши торган җор халыкка – кулны күкрәккә куеп әйтелгән кыска гына сүз белән дә җитеп була дип, бер-береңне аңлап була дип ышанучымын.
«Ничек икән синең йөрәк? – дисәң. –
Ничек икән гомер көннәрең?» –
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә – минем йөрәгем.
Менә шул берничә сүз дә җитеп торыр иде, бәлки, дип уйлаган идем. Шулай бер сүз башлагач инде, бераз сөйләшәсе, нидер әйтәсе килде һәм менә бу «Бәлки, шагыйрь булмас та идем» диелгән кереш сүзне яздым.
Ләкин минем укучыларыма әйтергә теләгән тагын берничә сүзем бар әле.
Әдәбият