Бәлки, юллар табар әле, дип,
Экспортка – «иркен базарга…»
Космополит алар, асылда,
Ә яшиләр Совет илендә,
Кликушалар наказын үтәп,
Кыйбласызлык туглап шигырьдә.
Модернизм кустарьларының
Алласы да, ватаны да күп…
Бизә белик без дә шулардан,
Анна апаң Ахматова күк.
Нигә безгә Анна ападан һәм
Пушкиннан үрнәк алмаска?!
Традиция ватанчысы без,
«Антимир» юк безнең Запаста.
Юк, үгет тә, бүтән дә түгел,
Тик үз итеп әйтү бу сиңа:
Битникларга муза булганчы,
Асрау булу яхшы Пушкинга!..
АМБРАЗУРА ОЯЛА
«Менә гөмбәз, – ди ул, –
Нинди гүзәл,
Нәкъ кояш күк балкылдап тора!
Тик бер генә тонна алтын китте
Тутыкларын ялтыратырга.
Пароходтан, алтмыш чакрымлаптан
Күргәнсездер, бәлки, иптәшләр,
Кояш кебек булып балкып тора
Менә шушы алтын гөмбәзләр».
Элеккеге империябезнең
Типик кызы бугай безнең гид:
Әстерханның борынгысын мактый:
«Сезнең Казан шундый түгел», – дип.
Гид кызыйга
Бу хәл турында без
Әйтмәсәк тә берни әлегә,
Тик… Себердә алтын казып үлгән
Декабристлар калка хәтердә…
Ташлар…
Халык каны тамган таплар
Юылган да инде аларда,
Ояла күк һәрбер амбразура
Ил күзенә туры карарга,
Ояла.
Исеңдәдер бунтарь халыкларың,
Люмпеннарың синең, Әстерхан?..
Шул ташларга ышыкланып, тиран
Азмы аткан, азмы астырган!
«Вак халык юк, – дисең дә бит, кызый, –
Бар да инде тигез», – дисең дә,
Һәрбер вакның – Рәсәй төрмәсендә
Кимсетелгән көне исендә.
«Кайберәүләр «күчмә халык ул» дип…»
Кайберәүләр «күчмә халык ул» дип
Бутаса да синең тарихны,
Җир эшендә синең, Туган илем,
Меңәр еллык стаж бар инде.
Җир астында күмелеп ята әле
Азмы гасыры синең стажның.
Юк, кыргыйлар түгел,
Йә эллиннар,
Йә хеттлардыр9 синең остазың.
ТИМЕРХАН МОНОЛОГЫ
Сорады Себер нараты:
– Исемкәй ничек синең?
– Гибрид тә, Гыйфрит тә түгел,
Тимерхан минем исем.
Сискәнеп куйды нараткай…
Киңәшә, чамалаша:
– И малай, безнең заманда
Бу исем «янар» ласа!
– Кайгырма, нарат, – мин әйтәм, –
Бу исем – хәйран исем:
Ханымны төшерсәләр дә,
Тимерем кала минем…
Сорады Карел каены:
– Кайларда туган ягың? –
Илкәем кайда икәнне
Беләсе килә аның…
– Кайларда булса да минем
Дөньяга килгән җирем,
Туган