Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
абыйлар, апаларны – агакай, дәдәкай (атам-анамның бертуганнарын) һәм тутакай дип атаячакмын. Бу дәшү рәвешләре барысы да төмәнчә, тик «инәй» диюем генә башкортча, чөнки телем ачылган чакта, без инде Каргалыда түгел, Дәүләкәндә, башкорт өендә торганбыз. (Дим буе башкортлары «әсәй» димиләр, «инәй» диләр.) Әгәр телем Каргалыда ачылса, мин «анакай» дип дәшәргә өйрәнеп киткән булыр идем. Хәер, Каргалының үзендә дә «инәй» диючеләр бар, ләкин бу форма кайбер киленнәрнең Каргалыга чит авылдан төшүләре белән бәйләнгән булса кирәк.

      Инде төп максатка күчик. Менә минем кулда атакайның төзеп калдырган шәҗәрәсе саклана: башына «Еникеевләр нәселеннән хөрмәтле булган бабаларыбызның исемнәре һәм кайдан чыгышлары» дип язып куйган. Зур гына бөтен бер кәгазьгә иренмичә һәр буынның тармакланып дәвам итүен сызык һәм вак түгәрәкләр рәвешендә төшереп чыккан. Кагыйдә буларак, шәҗәрәдә ирләр тармагы гына күрсәтелгән, шулай да бер кешедән башланган бу тармаклар саны 47 гә җиткән. Иң баштагы дүрт кырлы беренче шәкел эченә «Хансуар бабай Еникеев» дип язып куелган. Бу Темников өязендә яшәп, шунда вафат булган бабабыз икән. Аның улы Бәшәр Еникеев Темниковтан башкорт җиренә беренче килеп утырган бабабыз була. (Шәҗәрәдәге урыны да Хансуар бабайдан соң икенче түгәрәк шәкел эчендә.) Димәк, атакай төзегән бу шәҗәрә бик ерактан башланмаган, асылда, ул Каргалыга күчеп килгәч кенә дәвам иткән һәм үрчегән буыннарны күрсәтә. Әлеге 47 тармак та яңа җирдә Бәшәр карттан тарала. Менә шул тармакларның берсе миңа да килеп җитә. Башы һәм дәвамы болай: Бәшәр – Хәсән – Әхтәм – Әхмәтҗан – Нигъмәтҗан – Әмирхан. Шулай итеп, мин яңа җирдә алтынчы буын икәнмен – бу 150 ел чамасы вакыт эчендә бер тармакның үрчүе… Калган тармакларга тукталып тормыйм, алар бик күп һәм әллә ни кирәге дә юк. Тик шунысы гаҗәп: минем атакай үзенең шәҗәрәсендә 47 түгәрәк ясап, шуларның һәркайсына Бәшәр карттан таралган кешеләрнең исемнәрен язып чыккан. Бернинди язма чыганакка таянмыйча, бары хәтердән генә! Дөрес, алар барысы да бер токым, бер авылда яшәүчеләр, ләкин шуларның бөтенесен исемнәре белән белү өчен нинди хәтер кирәк булгандыр инде. Югыйсә бит хәзер дәү әтисен онытучылар да күп.

      Минем инәйнең шәҗәрәсе юк, шул сәбәпле аның ерак бабаларын мин белмим. Фамилияләре – Янгуразов. Темников өязендә Янгураз авылы булган, диләр, бәлки, нәсел очы шуннан килә торгандыр. Ләкин Каргалыдагы Янгуразовлар турында миңа шунысы ачык мәгълүм: беренчедән, алар Еникеевләр кебек морзалар түгел, икенчедән, аларны «мулла халкы» дип йөртәләр иде. Чөнки муллалык итү аларда буыннан-буынга күчә килгән – Каргалының иң беренче мулласыннан башлап, мин белгән Гыйният муллага чаклы. Морзалар үзләре динне ихлас тотсалар да, муллалык итәргә яратмаганнар – бу изге эшне бүтәннәргә тапшырганнар (күченгән чакта ук инде хәзрәтне дә арбага утыртып алып килгәннәр).

      Инәйнең дә бабасы Габдрахман хәзрәт урта мәхәлләнең имамы булган, ләкин атасы Хәбибрахман нишләптер ата-баба юлыннан китмәгән, иген игү, мал асрау, шуның өстенә сәүдә дә итүне артыграк күргән. Гомумән,