Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03858-4
Скачать книгу
үксеп елый! Шат, ваемсыз, иркә, кочагын-назын аңардан һич кызганмаган һәм моңарчы шуңа үкенүен һич сиздермәгән Рәшидә кинәт мәсхәрәләнгән яшь кыздай бөгелеп-калтыранып үкси, җитмәсә, нинди сүзләр әйтеп! Юк, һич тә көтмәгән иде ул мондый хәлне… Беренче минутта ни әйтергә, нишләргә белмичә аптырап торды, курка калды, аннары Рәшидәнең иңбашыннан кочып, чәченнән сыйпап ничек тә юатырга тырышты:

      – Куй, Рәшидә, куй, акыллым! Ярамый болай, бетермә үзеңне, тукта! – Ул аның кулларын көчләп йөзеннән аерды, башын үзенә таба борды, күкрәгенә кысты. – Йә инде, йә, бала булма, тынычлан! Гаеп миндә икән, кичер! Только җылама, зинһар, җылама, яме!

      Рәшидә, аның күкрәгенә капланып тыела алмыйча тагын күпмедер үксегәннән соң, ниһаять, акрынлап тынычлана башлады, ә бераздан бөтенләй тынып калды. Шул хәлдә аз гына онытылып торганнан соң, ул пышылдап кына сорады:

      – Сумкамны алып бир.

      Зөфәр читтә яткан сумканы алып бирде. Рәшидә, шуннан кечкенә зәңгәр кулъяулыгын алып, битен, күзләрен сөртте. Аннары торып утырды, күлмәгенең алгы төймәләрен кап- тырды.

      Бу минутта Зөфәр тәмам айнып, исен-акылын җыеп өлгергән иде инде. Башта ул Рәшидәне чынлап кызгангандай булды, ә хәзер менә аңа бераз шелтә белдерәсе килде: ярыймы соң болай урынсызга кешенең котын алып, истерикага төшеп еларга? Ни өчен бу? Алдаган яки көчләгән что ли ул аны?

      Әйе, ул, Зөфәр, үзен Рәшидә алдында нәрсә өчен дә булса гаепле, күпме дә булса бурычлы итеп санамый иде. Аннары, гомумән, ул хатын-кызның зарын, үпкәсен тыңларга яратмый иде. Мондый «ирекле» бәйләнештә булган чакта, андый претензияләрне урынсыз, артык нәрсә дип саный иде.

      Ләкин шулай да ул шелтәсен белдерергә ашыкмады; чөнки, беренчедән, сүзне тирәнгә җибәрәсе килмәде, икенчедән, ничек кенә булмасын, Рәшидәнең күз яшьләрендә хаклык барын сизмичә калмады. Ихтыярсыз вөҗданы аның бераз кузгалып, борчылып куйды. Ихтыярсыз үзен беркадәр аклыйсы, ә Рәшидәне юатасы килеп китте.

      – Тынычландыңмы инде? – диде ул, Рәшидәнең кулын ике учына алып. – Менә ярый, менә бик әйбәт, мин бик шат… – Ул аз гына тынып торды да көрсенеп сөйләнергә тотынды: – Әлеге бер сүз инде, сөеклем! Эш, мәшәкать, төрле борчылулар, шуның аркасында үзеңне дә, иң яраткан кешеңне дә онытып җибәрәсең… Просто баш-күз әйләнеп бетә. Эшем минем шундый инде. Ләкин мин моны сиңа акланыр өчен генә әйтмим, дустым, әгәр минем гаебем бар икән, син кичер мине, яме!

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      1

      Әлхасыйль – кыскасы.

      2

      Кәсафәте – зыяны.

/9j/4AAQSkZJRgABAQEAYABgAAD/4QBORXhpZgAATU0AKgAAAAgABAMBAAUAAAABAAAAPlEQAAEAAAABAQAAAFERAAQAAAABAAAOw1ESAAQAAAABAAAOww