– Ник дәшмисең? – ди Гыйззәт.
– Ә син?
– Карыным ачты.
– Минем дә.
– Аша, кем куша ашамаска?
– Сине көтәм.
– Рәхмәт.
Кәүсәрия өстәлгә чыжлап торган йомырка тәбәсе куя, аны тәлинкәләргә бүлә.
– Шушы гынамы? – дип йөзен чыта Гыйззәт.
– Бисмиллаңны әйт – туярсың. Күбрәк ипи аша.
– Ипи нәрсә! – ди ире, нидер исенә төшереп. Чыгып китә дә ялтыравык тышлы китап тотып керә. – Айзек Азимов! Менә ул эшли, ичмаса! Ике йөзенче китабын язып ята. Берүзе. Секретарьсыз, стенографист, машинистка һәм референтсыз! Өлгерә дә соң кеше!.. Мин дә әзрәк аңа охшаган, әйеме?
– Кай төшең белән?
– Иң кимендә, секретарь, стенографист, машинистка, референтсыз эшләвем белән.
– Ә мине кая куясың? Аларның бөтенесен мин сиңа берүзем алыштырам түгелме соң?.. Өстәвенә поварың да… хәтта… сөяркәң дә шикелле – куна гына кайтасың ич инде… – Кәүсәрия үз сүзләреннән үзе оялып китә. Ул ялтыравык тышлы китапны ала да, аны актаргалап: – Ипи алып кайттыңмы соң? – дип сорый.
– Шылтыратып әйтмәдең ич.
– Бүген онытканмын, – дигән була Кәүсәрия. Әмма онытмаган, ә көн саен әйтеп торудан туйган инде. Ипине кем алып кайтырга тиешлеген алар өйләнешкәннең икенче көнендә үк бүлешеп куйганнар иде. Кәүсәриягә ул чагында моны әнкәсе өйрәтте. «Өйгә кайтмый торган сарыкны авылда ипигә күнектерәләр», – диде ул, башы күккә тиеп йөргән Кәүсәрияне бер аулакта туры китереп. «Ул сарык түгел ич – Гыйззәт!» – «Кайгырма, сарык чагы да булыр». – «Аннары соң бу авыл да түгел, ә шәһәр». – «Сарыкларны вакытында кайтартмый торган тозлар шәһәрдә инде ул, кызым!» Юк, Кәүсәрия иренең соңга калулары сәбәбен чит ипиләргә кызыгуда түгеллеген бик яхшы белә. Тик әнкәсе әйткән сүзләр ул чакны аның күңеленә ярыйсы ук нык оя корып куйган иде. Шуннан бирле ипи алып кайту Гыйззәтнең көндәлек вазифасы булып китте. Ипи гаилә табынына көн дә кирәк. Кәүсәрияне ач калдырасың килмәсә, ипи алып кайт, Гыйззәт. Әмма онытма – кичке табын сәгать җидедә!.. Инде менә сигезләргә кадәр кайтмый башлады. Моннан соңарганрак көннәре дә байтак.
– Сөткә кергәнсең. Шуннан бер адымдагы кибеткә дә керә кайтсаң, аягыңа сөял чыгар идемени? – ди Гыйззәт канәгатьсез генә.
– Букчага сыймый.
– Буш кулыңны селтәп кайттыңмы?
– Ә портфель?
– Култык астыңа кыстыр идең.
– Портфельнеме?
– Ипине! – Гыйззәтнең тавышы шактый күтәренке чыга. – Гомумән, ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомер һаман