Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мажит Гафури
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Поэзия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04227-7
Скачать книгу
дигән сүзне ишетсәм дә, мин инде алай бала гына түгел, мин үсеп килгән, яхшы укып йөргән бер шәкерт… аның сүзләренә әһәмият бирмәскә тели башладым.

      Энемнең хәле миннән дә начаррак булса да, мин аны бик кызгансам да, бернәрсә дә эшләп булмый иде.

      Язгы сабан кергәч, абзый, барыбер тик йөрисең, дип, мине үзебезнең авылның Кәлимулла дигән бер крәстиянгә сабанга бирде. Ул заманда хәзерге кебек җыйнак тимер сабаннарның исеме дә юк, һәркем, зур һәм авыр булганга, агач сабанга дүрт ат җигеп, җирне шуның белән сөрәләр иде. Мин ат башында йөрергә һәм шул атларны карарга тиеш идем.

      Сабанны арбага салып, бер атны җигеп, калганнарын җитәкләп, Кәлимулла агай белән кырга киттек. Анда баргач, дүрт атны җигеп, мин төпкә җигелгән бер атка менеп, алдагы атларның дилбегәләрен тотып, сабан сөрергә керештек. Бердән, сабанның көйсез булуы, икенчедән, дүрт атның икәвесенең яшь булып, сабанга өйрәнмәгән булулары безнең эшне чиксез авырлатты. Атлар төрлесе төрле якка тарталар. Сабан җиргә керми, читкә тайпылып чыга. Шуның ачуыннан Кәлимулла агай карлау белән атларның кирәкләрен бирә, миңа карлау белән җибәрә. Авызга алмаслык сүзләр белән сүгенә. Тик икенче көнне генә эшләр рәтләнеп китте. Мин бер чирек дисәтинә тары өчен унбиш көн эшләп, сабан беткәч, тагын үзебезгә кайттым.

      Бердән, өйдә икмәк ягы бик такыр булганга, икенчедән, әз генә тик торсаң да «эшләп ашагыз» дигән сүзне ишетергә туры килгәнгә, энемне ияртеп, тал кабыгы суярга йөри башладым. Иртә үк китеп, көн буе тал суеп, кояш түбәнәйгәч кенә, суйган кабыкларыбызны алып кайта, тал җыючы рус баена потын сигезәр тиенгә бирә идек. Унбиш-егерме тиен акча алып, шуның биш-алты тиененә күмәч алып, калган акчаны абзыйга, ул булмаса, җиңгигә тапшыра идек. Бу эш бер ай чамасы дәвам итте. Чытыр арасында йөри торгач, безнең ыштан-күлмәкләр дә тузып бетте.

      Чит җиргә эшкә киткән абзый кайткач кына, бераз иркен тын алдык. Ул миңа да, энемә дә яңа түбәтәй һәм күлмәклек алып кайткан иде. Шушы ике яңа кием шатлыгыннан безнең бәйрәм дә күңелле үтте. Ул өйдә булгач, безнең өстәге гадәттән тыш авыр булган нәзарәт[45] тә бераз йомшый төште. Ул өйдә булганда, уйнарга да вакыт табылды. Ләкин бу шатлык тагын да озакка сузылмады, бу абзый бу ел көзгә солдатка каралачак булганга күрә, солдатка китеп калсам-нитсәм, акча кирәк булыр, дип, шуның өчен акча җыюны лязим[46] күреп, ун-унбиш көннән соң тагын да эшкә китте. Без тагын борынгыча ага-җиңгәй кулында калдык.

      Мин хәзер тизрәк көз җитүен тели, көз җиткәч тә, уку сылтавы белән мәдрәсәгә таюны өмид итә идем. Анда миңа ирек, якты тормыш ялтырап күренгән кебек була, анда миңа әллә нинди бәхет кочагын җәеп каршы алырга торган кебек күренә иде. Ирексез тормышлы җәйдән салкын кыш артык сизелә иде.

      Ләкин әле көз түгел, печән өсте яңа керде. Эш кызды. Энемне ат башында йөрергә, мине печән җыярга чакыручылар күбәйде. Шулай итеп, без кадерләнеп киттек. Ул һәр көн ике-өч тиен акча белән бер-ике йомырка алып кайта. Мин һәр көн унбиш тиен акчаны сугып кына торам. Агай һәм җиңгәй белән үзебезгә


<p>45</p>

Нәзарәт – күзәтү.

<p>46</p>

Лязим – тиешле.