Чит авылда мәдрәсәдә
Без Үтәш мәдрәсәсенең ишегалдына кереп, атны туктатып та өлгермәдек, безне эреле-ваклы берничә дистә шәкертләр әйләндереп алдылар. Минем күз алдыма тагын да теге «кырык беренче» булу мәсьәләсе килеп басты. Мин үземнең «пәри баласы» түгел икәнемне бик ачык белсәм дә, шәкертләр шулай дип әйтер кебек булды.
Без инде кая керергә белми торганда, бер чалмалы кеше (хәлфә була), безне күреп, мәдрәсәгә кереп торырга кушты. Тиздән хәзрәтнең киләчәген һәм миңа кайсы тәрәзә янына урын билгеләүне хәзрәт күрсәтәчәген әйтте.
Озак та үтмәде, хәзрәт, икенде намазына барышлый мәдрәсәгә кереп, безнең ишек төбендә торуыбызны күргәч:
– Ә, син килдеңмени? Ярый, – дип, югары узды һәм, безне үзенең янына чакырып: – Менә бу шәкертләр белән бергә торырсың… – дип, яшькә үземнән зуррак булган берничә шәкертне күрсәтте һәм, аларга карап: – Бу яңа шәкертне үзегез белән бер җиргә урындаш алыгыз. Мәдрәсәнең низамнарына[31] төшендерегез. Читкә какмагыз, – дип, аларга тәнбиһ[32] ясады.
Абзый хәзрәткә махсус алып килгән сәдаканы биреп, дога кылганнан соң, хәзрәт:
– Иртәгә сабакка төшәрсең, – дип, мәдрәсәдән чыгып китте. Мин үзем белән алып килгән нәрсәләремне хәзрәт күрсәткән урынга куйдым. Миңа иптәш, ягъни бергә казандаш булачак шәкертләр миңа сәерсенеп, бераз читләштереп караулары сизелеп тора иде.
Абзый, мине шунда урынлаштыргач: «Ярый, мин кайтыйм. Син менә бу шәкертләр белән бергә торырсың, – дип, кайтырга булды һәм, теге миңа иптәш булачак шәкертләргә карап: – Сез инде, туганнар, бу яңа килгән шәкерт иптәшегезне читкә какмый, үзегез белән бергә йөртегез, бергә укыгыз», – дип, алар белән күреште дә чыга башлады. Мин дә абзыйны озатырга чыктым. Бу вакытта минем күңелем тулып, күз яше ике күземнән бәреп чыгарга гына тора иде. Шуның өчен абзыйга туры карамый, сүз кушмый гына, аның атка утырып чыгып киткәнен көттем. Ул китү белән, минем күзләремнән яшь бөртекләре үземнең ихтыярымнан башка килеп тә чыктылар. Мин үземне әти-әниемнән, авылдагы бергә уйнап үскән, бергә укып йөргән иптәшләремнән мәңге аерылган кебек хис иттем. Мәдрәсәгә кергәч, шәкертләрнең көлүләреннән куркып, күземдәге яшь эзләрен бетергәч кенә кердем.
Мәдрәсәгә кереп бераз торгач, казый[33] мине чакырып алды. Ул инде мине дәфтәргә язарга чакырганын белеп куркынып киттем. Бик түбәнчелек белән генә аның каршына барып утырдым. Ул, минем исемемне һәм әтиемнең исемен сорап:
– Габделмәҗит Нургани углы. Җилем-Каран авылы… – дип язды да, шуның белән эш бетте. Мин үземнең «кырык беренче» түгел, бәлки йөз дә әллә ничәнче шәкерт икәнемне белеп шатландым.
Үземә билгеләнгән урынга барып утыргач, шундагы шәкертләр минем нинди китаплар укуымны сорашырга керештеләр. Мин, бераз эреләнә төшкән сымак, үземнең «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» укуымны әйткәч, алар аптыраша төштеләр. Чөнки аларның кайберәүләре, миннән ике-өч яшь зуррак