Кол Шәрифнең үлеме дә чын батырларча-каһарманнарча булган. Ул үз Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була. Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә, 1552 елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында, ул – ханлыкның баш имамы – Казан кальгасындагы сугышлар белән җитәкчелек итә; кулына кылыч-калкан алып, иң алгы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була. Ул шунда батырларча һәлак була: рус гаскәрләре Казан Кремленә ханлыкның баш имамы Кол Шәрифнең үле гәүдәсе аркылы атлап кына бәреп керә алганнар. Бу турыда шул вакыйгаларда үзе катнашкан рус кешесе А. М. Курбский болай дип яза[4]: «Көтмәгәндә генә шәһәргә шулкадәр күп яңа гаскәр килүен күргәч, Казан патшасы үзенең бөтен гаскәре белән бик каты сугыша-сугыша чигенә башлады. Безнең полклар исә[5], көчле һөҗүм ясап, алар белән сугыша башладылар. Аларны патша сарае янындагы мәчетләргә хәтле куып килделәр. Шунда аларның һәлакәт алдында калган галимнәре, сәетләре, муллалары үзләренең бөек әмирләре Кол Шәриф мулла җитәкчелегендә безнекеләр белән шулкадәр каты сугыштылар ки, хәтта күпләрне үтереп бетерделәр»[6].
Ә Ш. Мәрҗани бу турыда: «Руслар Казанга һөҗүм итдекләрендә әсхабе вә иттибагыны әтрафына җәмгъ кыйлып[7], мәдрәсәгә кереп, мәдрәсәнең сәкафе[8] өстендән русияләр илән шәдид мокатәлә кыйлып[9], руслар мәдрәсә түбәсендән санчеп төшереп шәһид булды»[10], – дип яза[11]. Казан ханлыгы тарихын махсус өйрәнгән тарихчы М. Худяков та: «Бик каты сугыш ханлыкның баш мәчете – Кол Шәриф мәчете янында булды. Кол Шәриф сугышта һәлак булды», – дип күрсәтеп үтә[12].
Әйе, бу бары тик әкиятләрдә генә сөйләнелә, җырларда гына җырлана торган батырлык! Бу, чын мәгънәсендә, үз тормышыңны, үзеңнең җаныңны-тәнеңне халык өчен, Ватан өчен, аның азатлыгы өчен корбан итү һәм халкыбыз Кол Шәрифнең бу батырлыгын гасырлар буена онытмады, күңелендә саклады; ул киләчәктә дә онытылмас! Халкыбыз Кол Шәрифне изге сугышта корбан булган изге җаннар – шәһитләр исемлегенә кертте…
Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы әле бүген дә чиксез. Мәсәлән, башкалабыз Казанның иң үзәк урамнарының берсенә Кол Шәриф исеме бирелде. Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җамигъ мәчет Кол Шәриф исеме белән аталган булган – «Кол Шәриф мәчете» дип йөртелгән[13]. Җәмәгатьчелек шул мәчетне яңадан торгызу, яңадан салу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Ул, халыктан җыелган акчага төзелеп, бүгенге көндә Казан Кремленең йөзек кашына әверелде. Соңгы елларда Кол Шәриф рухына