Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
китерә иде. Нократ иделе, Чулман, Җаек кебек зур сулар аша кәмәчыгышларда паром йөртүче, зур көймәләрдә ишкәкче, Уфа урамнарында ниләрдер майтарып йөрүче кара эштәге урысларны да күргәләде күргәләвен. Тик ул аларын чын урысларга санамый иде. Шуңа да:

      – Урыс түгелләрдер алар, – дип куйды.

      – Юк, чыкылдап торган урыслар. – Малайга тәмам җан керде, дөнья күргән агайдай бәхәсләшә үк башлады. – Почмакларында үзләренең аллалары да бар. Янә дә килеп, мин бит алар телен аңлыйм, бераз гына сүләшә дә беләм. Ипине – «хлип», балтаны – «тапур», пычакны «нужык» диләр. Минем ише малай-шалайга «сирота» дип кенә җибәрәләр.

      Бак син бу чирле чебешкә! Урысча сукалый, имеш. Ул уйлаганча, бөтенләй үк сукыр тычкан түгел, ахры, бу малай актыгы. Абдулла җитдиләнде, Яхъядан төпченебрәк сорашырга тотынды.

      – Шул завут дигән җәһәннәмдә эшлиләрме?

      – Ие инде. Кайсы аз-маз җир сөрә, чәчеп-урып та маташа. Байтагының сыеры бар – печән чабалар. Күбесе корымга, сөремгә батып йөри барыбер. И-и, аларның бәйрәмнәре күп. Шул бәйрәм дигәннәре җиттеме, кабакка кереп хәмер чөмерәләр дә өелеп сугышалар.

      Алай, җилкәләренә дөнья баскан урыслар да байтак, алайса. Казан ягыннан качып килүчеләрнең сүзләре хак икән. Урыс та ике төрле, димәк ки, берләре – түрә, икенчеләре – ябай халык. Бәс шулай икән, ни җаннары белән түзеп торалар, нишләп әле ул бердәнбер түрәне бугазыннан алмыйлар?

      Инде тәмам төн булды: ай калыкты – аланны сихри нурга күмде. Абдулла, соңара башлаган ахшам намазын укып алмакчы булып, урыныннан кузгалды. Борылып инешкә таба китәм дигәндә, тагын туктап калды – малайның язмышы ачыкланып бетмәде ләбаса.

      – Соң сән нишләп йөрисең дә кая барасың болай?

      – Үзем дә белмим.

      Шулай дип җавапласа да, һаман төпченә торгач, ниятен әйтеп бетерде Яхъя. Аны үзләренә алып кайткан Игнат дәдәйнең тормышы да очын очка ялгап кына бара икән. Алай да гаиләсенә сыендырган малайны, Яхъя кышны аларда чыккан. Тик тегенең марҗасы, Анна түтәй, малайның артык кашык икәнен еш кына телгә алып тора икән. Җәй җитүгә, турыдан ук яра башлаган:

      – Син инде үз ягыңа, үз халкың арасына авыш, сынок, – дигән. – Илда чыпчак улмяй, – дип, сүзен татарча ныгытып та куйган.

      Атасы белән анасының Ык буендагы бер авылдан күчеп килүләрен ишетеп белә икән малай. Авылның исемен генә хәтерләми. Кулына Анна түтәй биргән ипи катылары төенләнгән киҗеле ашъяулык тотып, туган ягына дип юлга чыга Яхъя. Урман-таулар арасында буталып йөри торгач, юлдан яза. Монда ничек килеп егылганын да белми.

      Тәһарәт яңартып, ашык-пошык кына намазын укып алгач, янә табын кормакчы булып, учак янына килде. Тик Яхъя инде кылган-келәмгә авып йоклап киткән иде. Абдулла аннан-моннан гына капкалап алды да, иярен баш астына куеп, күккә карап ятты. Күк йөзе эреле-ваклы, якты вә сүрән йолдызлар белән тулы иде. Һай, санап очына чыга алучы бар микән бу йолдызларның?! Юктыр. Баксаң, җирдәге халаеклар саныннан да күбрәктер әле алар. Ә сыйганнар бит, сыйганнар күк гөмбәзенә! Халаеклар