Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
тап булганнарның җиһан белән исәп-хисаплары өзелә, алар исәннәр исемлегеннән сызып ук ташлана, тере мәеткә санала. Шуны бераз сизенсә дә, хәленең алай ук аяныч икәнен белми әле Батырша: һаман нәрсәгәдер өметләнә, үзен якын итүче сакчы Гришкадан ишеткәләгән хәбәрләргә дә ышанмыйча, гомере буе хыялында Әби патшаның миһербанлылыгына, шәфкатенә ышаныч баглый. Әнә хәзер дә шул ымсынуы белән аягына басты – богау чыңы җир асты патшалыгының кабер тынлыгын чәлпәрәмә китерде.

      Ишек катындагы сакчы атылып торды, чыжлатып, кыныннан кылычын тартып чыгарды:

      – Йә, гололобый, ят!

      Батырша ятагына таба борылды. Башымны түшәмгә бәрмәгәем дип, урталай бөкрәеп, богауларын шалтырата-шалтырата, ике-өч адым ясады. Куллары белән кармалана торгач, шомартылмаган каен такталардан ясалган сәкесен эзләп тапты. Кушкуллап маташа-маташа, өстенә ябына торган торыпшаны таш диварга таба этәрде, чүбек тутырылган мендәрен йомшарткалады, аннан үрмәләп менде дә салам түшәгенә ауды, кулларын баш артына ташлады.

      Зиндан тып-тын калды. Гадәти тынлык кына да түгел, ниндидер шөбһәле, чит-ят галәм тынлыгы иде бу. Әйтерсең дөньяда бернинди хәят-тереклек калмаган, тик Батыршаның гөнаһлы җаны гына, үзенә урын тапмый, гаять зур каберстанга әверелгән ил-җир арасында адашып йөри. Алай да бөтенләй үк үлеп-туңып бетмәгән икән әле тормыш. Кайдадыр, таш диварлар артында, чак ишетелерлек булып су чупылдады – Батырша елмайгандай итте, гүя күптән күрмәгән җан дустының тавышын таныды. Дөнья гаме булып ишетелгән әнә шул зәгыйфь тавыш та тансык, бик тансык иде аңа. Шуңа да җил-давыллы көннәрне көтеп ала, диңгез-дәрьяда котырынган дулкыннарның саңгырау авазларын кәефләнеп тыңлый. Гәрчә алар Батыршаның дулкыннардан да астарак, җир куенында җан саклавын искә төшерсәләр дә, су тавышында бәйрәм тантанасы ишетә тоткын.

      Бик тә таныш шул аңа әлеге тансык дулкыннар. Менә ул татар җырларыдай моңлы, башкорт далаларыдай иркен Агыйдел ярында, бөдрә таллар арасында, мондагы хозурлыкка һәм хөрлеккә кинәнеп утыра, имеш. Аягы астында гына наян вак дулкыннар чупылдаша, баш очында гына оҗмах кошлары сайрый. Ә су буеннан, йөгерек дулкыннар гел иркәләп-назлап торган дымлы тыгыз комнан, аның Зөлхәбирәсе килә. Һәрвакыттагыча: гәүдәсе, килеш-килбәте – үзенеке, чырае – Тутыяныкы. Ни гаҗәп, хатыны белән ничәмә еллар гомер сөреп, икәүләшеп өч бала үстереп, әнә шул күренештән арына алмады Батырша. Зөлхәбирәсе исенә төштеме, күз алдына Тутыя йөзле таныш сын килеп баса. Яшьлеге юлында тәүге мәхәббәт булып, йөрәгенә сеңеп калган Тутыя атлы шул кыз күптән онытылырга тиеш иде ләбаса. Әйе, һич кенә дә истән чыкмый, гомере буе эзәрлекләп килә аны әлеге илаһи чырай… Хатыны Зөлхәбирә хәтерендә яңардымы, каршында берсеннән-берсе сөйкемле улы Таҗик белән кызы Зөләйха пәйда була. Алардан арттарак яңа туып калган баланың да чыраен шәйли сыман. Бу юлы да шул ук хәл: Зөлхәбирәсе хәтеренә килүгә, әллә каян гына елмаюлы-сөенечле карашларын аталарына төбәгән оланнары калкып чыкты. Бер-беренә тагылган кулларын