Мәхәббәт яңгыры. Марат Кәбиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кәбиров
Издательство: ЛитРес: Самиздат
Серия:
Жанр произведения: Современные любовные романы
Год издания: 2019
isbn:
Скачать книгу
кара чәчләре, атлетларча гәүдәсе, көч-гайрәт сирпеп торган хәрәкәтләре белән ул кино геройларын хәтерләтә иде. Клубка чыккач ул барсы белән дә кочаклашып күреште, кызларның бит очыннан үбеп тә алды. Тик Таңчулпанны күргәч кенә ничектер сәерләнеп катып калды, утлы карашларын кыздан ала алмый торды. Таңчулпан кызарды, хәтта колакларына кадәр кызган тимер төсенә кергәндәй тоелды. Күкрәгендә нәрсәдер тертләп өзелгәндәй булды, йөрәге ашкынып типте. Моның нәрсәдән икәнен дә аңламады кыз. Бу халәт аңа таныш түгел иде. Кичке уеннардан соң ахирәте һәм Ильяс белән бергә кайттылар. Таңчулпан бик сөйләшмәде. Ә кереп урынга яткач, төне буе күзен йоммады. Күңелдә әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек тә, газап та, курку-шикләнү дә тагы әллә нинди тойгылар бергә буталып утлы өермә куптарды. Ул өермәнең ялкын телләре иркәли дә, яндыра да кебек иде. Аның, берчә, галәм яңгыратып көләсе, берчә, тәгәрәп ятып елыйсы килде. Күз алдыннан Ильясның утлы карашлары, колак төбеннән тавышы китмәде.

      Таңчулпан гашыйк иде.

      Ә икенче көнне Ильяс аны озатып куйды. Капка төбенә җиткәч, озак кына сөйләшеп тордылар. Нәрсә хакында?– монсын хәтерләми кыз, ул күңелендә кайнаган хисләр тәэсиреннән ни тере, ни үле бер халәттә иде. Егетнең куллары биленә кагылгач, бөтенләй таралып киткәндәй булды. Иреннәр иренгә кушылды… Рәхәт иде кызга, тик ниндидер курку катыш бер тойгы бу халәттән котылуны таләп итте. Таңчулпан ирексездән башын читкә борды, аннан соң куллары белән егетнең күкрәгенә таянды.

      –Җитәр, кирәкми…

      – Кирәк!– Ильяс аны куенына алмакчы булган иде, кызның каты торуын күреп тыелып калды.

      Имтиханнар кайгысы китте Таңчулпаннан, нәрсәгә генә тотынса да Ильяс хакында уйлады. Уйлары каршылыклы иде. Берчә, үзенең тәүге очрашуда ук кочаклатып-үптереп торуы өчен гарьләнде, аны йомшак кызга исәпләр дә бүтән борылып та карамас дип курыкты, берчә, капка төбендә озаграк тормавына үкенде.

      Ильяс икенче көнне дә, өченче көнне дә килде… Урамнарда, яланнарда йөрделәр. Баштагы күңел давылы гомер буе дәвам итәр кебек тоелса да тора- бара тына башлады. Таңчулпан Ильясны көтеп ала, аның янына шатланып чыга иде. Тик инде егет хакында көннәр буе уйланып йөрмәде, язгы елга булып ташкан хисләр кабат үз ярына кайтты. Кабат хәрби хезмәткә китәр алдыннан Ильясның: "көтәрсеңме?"– дигән соравына уңай җавап бирсә дә үз сүзенә үзе дә бик ышанып җитмәде. Амияга киткәч, егетнең хатлары бер-бер артлы агылып кына торды. Алар Таңчулпанның күңеленә назлы бер рәхәтлек өсти иде. Ләкин кыз үзе язарга бик ашыкмады, икенең берсенә генә җавап бирде. Үз хәлен үзе дә аңламады ул, Ильяс аңа шул тиклем якын да, шул кадәр ят та кебек иде. Нишлисең, мәхәббәт шулай буладыр инде. Ильяс армиядән кайтып яңадан очраша башласалар, хисләре дөрләп кабыныр әле.

      Авылда да, институтка укырга кергәч тә артыннан йөрүче егетләр аз булмады. Тик Таңчулпан берсен дә ияләштермәде аларның. Хәер, күрше авылдан Тәлгать ябышып диярлек йөргән иде, берничә тапкыр озатып та куйды. Ә кыз нишләсен, тукмап озата